Онытылмас мәктәп еллары
Кеше күңелендә мәңге онытылмас хатирә булып сакланучы бер гүзәл чор бар, ул - мәктәп еллары. Балачак белән яшьлекне тоташтыручы шушы вакыт аралыгы әледән-әле искә төшеп, сагындырып тора. Эх, бер көнгә генә булса да кайтырга иде шул мәктәп елларына, күрешергә иде классташлар белән...
Олыгайган саен бу турыда ешрак уйланасың икән. Кем кайда, исән-саумы ул, нинчек гомер итә?.. Шушы уйлар ничек тә бер очрашасы иде дигән теләк уятты да инде, диләр ярты гасыр элек Зәй районы Сарсаз-Баграж жидееллык мәктәбен тәмамлаган Григорий Иванов белән Федор Абдулов. Илле елдан соң булган класташлар очрашуыннан алган тәэсирләре әле дә күңелләрен җилкетеп тора аларның. Шушы хис-тойгыларын газета укучылар белән дә уртаклашырга теләп, алар редакциягә килделәр.
Узган җәйнен 2 август көнендә, Питрау бәйрәме узучы Кашка Тау итәгендә очраша алар. Күрешү мизгеленең никадәр дулкынландыргыч булуын күз алдына китерү кыен түгел: чәчләренә чал кергән классташларның бер-берсенең төс-кыяфәтендә таныш чалымнар күрергә теләве, танып алганнан соң куанышып, кочаклашулары, берсен-берсе бүлдереп хәл сорашулары, яңаклары буйлап аккан күз яшьләре аша елмаюлары, кайчандыр бергәләшеп төшкән, инде саргаеп, чит читләре таушалган фотокарточкадан үзеңне табарга тырышулар - болар барысы да онытылмас минутлар. Алан уртасына корылган түгәрәк табын артында берәм-берәм хәтер йомгагын сүтеп, үзләре дә сизмәстән, илле елга яшәргәндәй булганнардыр.
- Иртәрәк кирәк булган икән. Соңгарак калганбыз. Кайберләребез мәңгелеккә күчкән. Укыткан укытучыларыбыз да исән түгелләр инде, - ди Григорий дәдәй. - Менә тагын очрашу теләге туды. Быелгы Питрауда кабат җыелышырга, дип исәпләп торабыз.
- Очрашуны оештыру кайсыгызның идеясе булды соң? -дип сораштырам алардан.
- Ничектер шулай авылга кайткач, шунда гомер итүче классташ кызлар - Елена Расторгуева, Анна Утяганова, Зина Петрова "Әйдәгез, җыелышыйк әле бер" дип тәкъдимнәрен җиткерделәр. Без, билгеле, шатланып риза булдык. Алар безгә үзләрендә булган адресларны бирделәр, классташларны табу, чакыру бурычын йөкләделәр. Кайберәүләрне туганнары аша белештек, кем беләндер телефон аша элемтәгә кердек. «Сарафанлы радио»ны да эшкә җигәргә туры килде. Эзләп-эзләп тә таба алмаганнар да булды. Шулай да, утызлап кешенең егермедән артыгы килә алды. Оренбург белән Казандагылар гына кайта алмадылар. Ул чакта класс бүлмәләре житмәгәнме, әллә башка сәбәп беләнме, без үзебездән бер класска югары укучылар белән бер бүлмәдә укыдык. Укытучы башта аларга, аннары безгә дөрес бирә иде. Менә шушы ике класс бергә очраштык без.
- Әле бу кадәр кеше җыелышуга үзебез дә ышанып җитмәгән идек. Очраша алуыбыз әйбәт булды инде. Укыганда кем нинди шуклыклар эшләгән, нинди мәзәк хәлләр булган - барысын да хәтердә яңартып көлештек. Арабызда иң яшь дигәнебезгә 63, иң олысына 65 яшь. Мәктәпне бетереп таралышканнан бирле кайберләребезнең кайда икәнлеген дә белми яшәп ята идек. Хәзер гел хәбәрләшеп торабыз. Бергә төшкән фотоны күргәч, күңелләр тула. Бер-беребезгә шулкадәрле дә якын, кадерле икәнбез бит, - ди Федор дәдәй.
- Шушы көннәрдә Григорий Лукъянов дигән иптәшебез Себердән авылга яшәргә күченеп кайтырга тиеш. Олыгайган саен туган җирләр үзенә тарта, сагындыра икән шул. Үзебез дә Чаллыда гына яшәсәк тә, җай чыккан саен авылга кайтырга тырышабыз.
Сарсаз-Баграж авылы мәктәбе заманында иң яхшы мәктәпләрнең берсе булган. Калай түбәле, шулкадәр матур бина иде. Тирә-күрше авылларда андый мәктәп юк иде. Сөйләүләре буенча, аны салдыруга шушы авылдан чыккан Крючков Николай исемле кеше булышлык иткән булса кирәк. Хәзер әлеге мәктәп юк инде, аның урынында агачлар үсә. Яңасы башка урынга салынган...
- Укытучыларыбыз да бик яхшы иде безнең. 1925 елгы фронтовик- танкист Григорий Ильичны еш искә алам мин. Ул тарихтан укытты. Битендә утта пешкән эзләр дә бар иде. Аның дәрес аңлатуын авызларыбызны ачып тыңлый торган идек, хәтта чебен очкан тавыш та ишетелми иде, - ди Григорий дәдәй. - Шулай ук, Василий Серафимович, Гурий Фёдорович, Анна Павловна, Зоя Никифровна, мәктәп директоры Петр Евстафьевичны да искә алдык. Алар безгә белем генә түгел, менә дигән тәрбия дә бирделәр. Туган илне яратырга, олыны олы, кечене кече итәргә өйрәттеләр. Хәтта, тәмәке тарту дигән нәрсәне дә белмәдек без. Алар мәктәптә безгә әни дә, әти дә булдылар. Гаепләребез булса, өйдәгеләргә җиткермәсеннәр, дип куркып тора идек. Укытучылар белән колхозга бәрәңге алырга булышулар, урманга себерке җыярга йөрүләр - үзе бер күңелле иде, - дип аларны хөрмәт белән телгә алдылар.
Ике классташның берсен-берсе бүлдереп, укыган вакытлары, укытучылары турында шулкадәр жылы, мавыктыргыч итеп сөйләүләрен рәхәтләнеп тыңладым мин. Аларның егетләрчә дәрт белән авылның Чуал чишмәсен чистартып, бура кую, елдан-ел җимерелә баручы Бөек Ватан сугышында башын салган авылдашлар исеме язылган обелискны төзекләндерү, агачлар утыртып, "Чыгарылыш укучылары" аллеясе булдыру кебек теләкләр белән янып йөрүләре - үзе мактауга лаек. Башкаларга өлкән яшьтә булуларына карамастан, шундый матур планнар белән авылның картаюына юл куймаска тырышып йөрүче шушындый асыл егетләребездән үрнәк алырга гына кала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев