Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәтер-хатирә

Клара Булатова «Зәңгәр кыңгыраулар» җыры тарихын сөйләде

Вафирә Гыйззәтуллина, Зөһрә Шәрифуллина яратып башкарган җырның тарихы 1960нчы елларга барып тоташа.

Кыңгырау чәчәкләре

Кара урман уртасында
Яшел үзәндә
Кыңгыраулар, кыңгыраулар
Җилдә тирбәлә.
Кыңгыраулар, 
кыңгыраулар –
Зәңгәр бигрәк тә;
Зәңгәр сагыш уяталар
Алар йөрәктә.
Хәтерләтә кыңгыраулар
Миңа берәүнең
Кыңгырау чәчәкләредәй
Зәңгәр күзләрен.
Аерылыштык, 
аерылыштык
Еллар буена.
Кыңгыраудай зәңгәр күзләр
Калды уемда.
Кара урман уртасында
Яшел үзәндә
Кыңгыраулар, 
кыңгыраулар
Җилдә тирбәлә.
Кыңгыраулар, кыңгыраулар,
Зәңгәр карашны,
Әйтегезче, ничек кабат
Эзләп табасы?
Кыңгыраулар, кыңгыраулар, –
Зәңгәр бигрәк тә;
Кыңгыраудай зәңгәр күзләр
Калды йөрәктә.


Казан дәүләт университетында укып йөргән елларым. Кызыл По­зи­ция урамындагы тулай торакта бер бүлмәдә без дүрт кыз яшибез. Чират­лашып дежур торабыз, ягъни татарча кизү тору була инде... Шулай ашарга әзерлибез, идәнне юабыз. Минем кизү көн. Мин үрмәләп идән юам, балачактан шулай өйрәнелгән. «Лен­тяйка» дигән әйберне мин яратмыйм. Бөтен җиргә керәлми ул. Ялкау хатын-кыз шуның белән юа. Мүкәйләп, карават асларына кереп китәм. Өстемдәге 3 сум 60 тиенлек триконың тезе дә, терсәге дә изрәп беткән. Чыгып киләм бер тимер карават астын юып... Карасам – ике аяк уртасына бер пар ирләр ботинкасы килеп басты. Сап-сары ботинкалар. Аптырап торам инде карап...
– Клара Булатова дигән кеше монда торамы? – ди.
Ә минем әле тагын өч карават астын юасым бар. Шуңа хәйләгә керештем:
– Әйе, – мин әйтәм, – ләкин ул үзе өйдә юк әле...
– Кайчан кайта соң? – дип сорый сары ботинка иясе.
Караватларга карыйм: вакытны саныйм үземчә.
– Бер ярты сәгатьтән кайтыр, – дим.
– Ярый алай булгач, коридорда көтеп торыйм, – дип, чыгып китте сары ботинка.
Мин дә юып бетердем. Өсне алыштым. Халат киеп куйдым, кеше кыяфәтенә кердем инде. Егет кеше килгән бит Клара Булатованы сорап! Чәчәк булдым инде! Чәчемне тараттым. Ни яулыкка, ни бүреккә буйсынмаган баш бит инде миндә. Инсафлы гына, матур гына бала тора. Мин бу җирдә нәрсә калдырам, дөнья мине нишләтә, дигән сорау бу баланың карашында.
Теге егет тә керде.
– Мин – Марс Макаров, – ди. – Клара кайтты микән? – дип сорый.
– Мин ул Клара, – дим.
Бер күрде бит инде, дисезме? Күрсә ни! Шулай итеп, ярты сәгать эчендә бөтенләй икенче – чын Клара булып кабул итәм егетне.
 – «Азат хатын» журналында чыккан шигырегез миңа ошаган иде... Мин аны көйгә салган идем... Әйттеләр, үзе белән сөйләшмичә ярамас, ул шундыйрак нәрсә инде, диделәр... Шуның өчен яныгызга килдем, – ди егет.
Менә шундый тарихы бар ул җырның. 1959 елда язылды. Беренче тапкыр 1960 елда Фәхри Насретдинов башкаруында радиодан яңгырады. 70 нче елларда бик популяр иде ул. Кая барсам, шунда җырлыйлар. «Зәңгәр кыңгыраулар»ны Вафирә Гыйззәтуллина үз репертуарына кертте. 60 яшьлек юбилеемда ул җырны Зөһрә Шәрифуллина җырлады.
Зәңгәр кыңгыраулар, зәңгәр күзләр, зәңгәр сагыш... Сөеп кигән төсем дә зәңгәр иде... Болары инде балачакның матур истәлекләре.

Фотода: Зөлхәбирә Ишбирдина (Әстерхан), Салисә Гәрәева,
Рашат Гайнанов, Розалина Йосыпова, Клара Булатова «Азат хатын» редакциясендә. 1960 ел.

Сөембикә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев