Клара Булатова: «Укытучылыгым шагыйрәлегемә, шагыйрәлегем укытучылыгыма бик зур зыян ясады»
18 мартта Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Әлмәт районының Мактаулы гражданины, Рафаил Төхфәтуллин, Саҗидә Сөләйманова исемендәге премияләр лауреаты, танылган шагыйрә, укытучы, асыл карендәшебез Клара Булатова туган көнен билгеләп узды.
- Клара апа, иҗатыгызда чагылмаган юнәлеш, әйтергә теләп тә, каләм очына эләгә алмыйча калган темаларыгыз бармы?
- Минем каләм очы тимәгән тема, юнәлеш калмагандыр. Әмма язарга теләп тә, язылмыйча калган әйберләр бар, чөнки язарга вакыт булмады. Мин беркайчан да караламага язганымны хәтерләмим. Шигыремдә дә мин шуны әйткәнмен.
Мин һәрвакыт акка гына язам,
Ак, караны ләкин бутамыйм.
Бастырып чыгару өчен дә, ничек язсам, шулай тәкъдим итәм. Мин туганнан бирле мәктәптә, ярты гасырдан артык укыткан кеше. 72 яшенә кадәр укытып йөргән кешеләрне беләм, ләкин алар шагыйрә түгел. Укытучылыгым шагыйрәлегемә, шагыйрәлегем укытучылыгыма вакыт ягыннан бик зур зыян ясады.
- Хәзер ниндидер «Серле көндәлек» язасыз дип ишеткән идек...
- Иҗаттан тукталып тору минем өчен яшәү түгел инде ул... 50 китап ике китап та түгел, моны да бәяли белергә кирәктер. 2014 елда «Җиде тубал бәхет», «Күрдеңме син?» исемле ике җыентык дөнья күрде. Хәзерге вакытта үз-үземне белә башлаганнан бирле шигъри юллар белән алып барылган көндәлекләремне барлап, шундагы әле беркайда да укылмаган-ишетелмәгән әсәрләрне сайлау белән мәшгульмен. Биредә җирле телекомпаниядә тапшыру алып барырга килгән мәлләр дә, 10 ел эшләү дәверендә очраган кызыклы вакыйгалар да, 25 ел Әлмәттән авылларга, аннары чирек гасыр авылдан Әлмәткә йөреп мәктәптә дә, училищеда да, институтта да укыту, шәһәребезнең татар иҗтимагый үзәген төзүче, Язучылар берлегенең эшен алып баручы буларак та гаять кызыклы истәлекләр урын алачак.
- Яшь вакытта беленми ул, олыгайгач сагындыра, диләр туган нигез хакында. Туган нигезегезне еш искә аласызмы, кайтасызмы?
- Кайда бар соң ул минем туган нигез?! Мин, гомумән, юлда туганмын. Карамалыдан безнең әткәйне мин бишектә чакта ук куганнар. Укучыларны ике якка чыгарып бастырганнар, тере стена, дивар. «Долой Булатовны», «Долой халык дошманын» дип пычрак атканнар. Аны Себергә җибәреп өлгермәгәннәр, тиз акланган. Ул ятим үскән бала. 14 яшендә үзенең әтисен, әнисен, олы апасын бер гүргә иңдереп, ясин чыккан Илексаз малае. Кайттым мин әти туган авылга. Анда әле Бакый тавы, Бакый чишмәсе дигән урыннар саклана, Бакый ул минем бабай.
- Ә күп кенә шигырьләрегездә искә алынган туган җир, туган нигез дип язганда кайсы авылны күздә тота идегез?
– Туган нигезгә килгәндә, чана юлы беткән, арбага эз төшмәгән вакыт. Саз җирдә арба әйләнгән, мин шунда туганмын. Ул вакытта әти Карамалыда мәктәп директоры булган, шуңа мин Сарман районы Карамалы авылы кызы булып язылганмын. Ә Сарман ягы тарихка - җырлы як, тау ягы булса да, нурлы як булып кереп калган. Ул якларга барсам, халыкның мәңге яши торган әйберләргә чын күңелдән табынганлыгын күреп, сөенеп кайтам.
- Тормышны төрле чорларга - балачак, яшьлек еллары, олыгайган вакытка бүлеп карарга була. Андый мөмкинлек булса, гомерегезнең кайсы чорын киредән яшәр идегез?
- Үткәннәргә кайтыр идем димим, ләкин яңадан туар идем. Мин бит белмим, кем булганмын. Таш булганмынмы, агач булганмынмы. Ә киләчәктә болан буламмы, елан буламмы - анысын да белмим. Әгәр бу дөньяга тусам, нәкъ шулай яшәр идем. Укытучы һәм шагыйрә булыр идем.
2015 елда "Шәһри Казан" газетасы журналистына биргән интервьюдан өзек
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев