Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәтер-хатирә

Кешеләрнең кайтыр нигезе бар. Юкка чыккан Сосновый Ключ авылы турында шигырь

Чистай районындагы бу авылда 2008 елда 4 кеше торган, хәзер берәү дә юк

Сосновый Ключ авылына нигез XVIII гасырның беренче яртысында салынган. Ул Бахта елгасы бассейнында урнашкан. Дәүләт крестьяннары яшәгән. Җир эшкәрткәннәр, терлекчелек белән шөгыльләнгәннәр, он җитештерү кәсебе булган. ХХ гасыр башына авылда 2 тегермән эшләгән. 

Интернет чыганаклардагы мәгълүматлар буенча, 1782 елда - 62, 1859 елда - 208, 1897 елда - 417, 1908 елда - 484, 1920 елда - 565, 1926 елда - 487, 1938 елда - 397, 1949 елда - 252, 1958 елда - 231, 1970 елда - 122, 1979 елда - 58, 1989 елда - 25, 2002 елда - 7, 2008 елда - 4 кеше яшәгән.

Юкка чыккан әлеге авылга багышлап, Чистайдан Нина Краснова шигырь юллары язган. 

Кешеләрнең кайтыр нигезе бар,

Эчәр суы, кочар каены.

Минем авылым күптән басу булган,

Башкаларга сөйлим кайгымны.

 

Бетәрме икән, бетәр, төзәлерме

Газиз туган җирем ярасы?

Еракларга киткән ул-кызларын,

Көтеп елый авыл капкасы.

 

Җимерделәр туган нигезләрне

Таш бәгырьле, җансыз кешеләр.

Бу авылның һич юк киләчәге -

Авыл улсен, бетсен диделәр.

 

Көтә безне туган нигезкәйләр,

Кичектермик кайтыйк якташлар!

Тормыш салкыныннан һич туңмаган,

Бездә але кайнар йөрәк бар.

 

Чит, ят жиргә киткән авылдашлар,

Чыгыгыз, сез, кайтыр юлларга!

Үксез, ятим калган нигезләрнең

Киләчәге безнең кулларда.

 

Бетәрме икән, бетәр, төзәлерме

Газиз туган жирем ярасы?

Еракларга киткән ул-кызларын,

Көтеп елый авыл капкасы...

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев