Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәтер-хатирә

Керәшен театрының тарихы турыдан-туры язучы Дарья Аппакова белән бәйле

Быел март аенда Дарья Семеновна Аппаковага 125 яшь тулган булыр иде. Язучының «Шыгырдавыклы башмаклар» хикәясен тәкъдим итәбез.

Дарья Аппакова 1898 елның 2 мартында Минзәлә өязенең Байгол авылында, ярлы крестьян семьясында туган. Унөч яшендә Дарҗа Казанга китеп, Василий Тимофеев җитәкләгән керәшен мәктәбенең кызлар бүлегендә укый башлый.

Шкулны бетереп, бераз туган авылы Байголда балалар укыткач, кире Казанга килеп, башы-аягы белән керәшен тормышына кереп китә. Керәшеннәр өчен чыга торган “Кызыл әләм” газетасында хәбәрче, тәрҗемәче, укытучы хезмәтләрен башкара, “Кряшиздат” нәшриятында эшли. Алган белеме белән канәгать калмыйча, Югары Совет партия мәктәбенең клублар бүлегендә, Казанның Зур драма театры каршын- дагы студиядә укый.

Гражданнар сугышы елларында Казан, Уфа, Оренбург театрлары фронт бригадалары тормышында актив катнаша. Нәкъ шул елларда Керәшен Совет күчмә театры төзелә. Захар Данилов җитәкчелегендәге бу театр 1918 елдан 1922 елга кадәр эшли. Дарья Семеновна театрда алыштыргысыз кеше – актриса да, драматург та, тәрҗемәче дә.

Гражданнар сугышы тәмамланып, күчмә совет керәшен театры эшен төгәлләгәч тә, Дарья Семеновна Казан театрында эшчәнлеген дәвам итә. Әдәбият тарихында балалар язучысы булып танылган Дарья Аппакова бу өлкәгә журналистика аша килеп керә һәм балалар әдәбиятына шактый өлеш керткән прозаик һәм драматург булып әверелә. Журналистикага ул ире, керәшен хәрәкәтенең иң актив членнарыннан берсе, беренче керәшен газетасы “Алга таба”ның баш редакторы, юрист, соңрак Татарстан Республикасының прокуроры булып эшләгән Георгий Зубков белән бергә кереп китә.

Георгий Зубковның фаҗигале үлеменнән соң, Дарья Семеновна Урта Азиягә китә, анда укытучы була. Ташкентта яшәгән 1928–1943 елларда ул өлкәннәр һәм балалар өчен иҗат итүче язучы буларак таныла. Татар, үзбәк һәм рус телләрендә балалар һәм зурлар өчен төрле милләт халыкларының үткәндәге һәм революциядән соңгы тормыш күренешләрен яктырткан “Сәнәкчеләр” (1932), “Яшь ударниклар” (1932), “Мәмәт белән Аман карт” (1934), “Кечкенә Бануның тарихы” (1937) исемле хикәя-повестьлары, балалар театры өчен “Дошман” (1939) дигән өч пәрдәле пьесасы дөнья күрә. Болардан “Кечкенә Бануның тарихы” повесте аеруча нык таныла. Бу повесть тиз арада татар, үзбәк, рус, инглиз телләрендә басылып чыга һәм яратып укыла.

1943 елда Казанга әйләнеп кайта, гомеренең соңгы көннәренә кадәр язучылык эшен дәвам итә.

1943–1948  елларда Дарья Аппакова төп игътибарын балалар драматургиясенә юнәлтә — “Тапкыр егет” (1943), “Шүрәле” (1944), “Бишек җыры” (1946), “Илдус” (1947) исемле пьесаларын иҗат итә.

1935 елдан  СССР Язучылар берлеге члены.

Дарья Семенова Аппакова  1948 елда, 50 яшендә Казанда дөнья куя.

"Шыгырдавыклы башмаклар" хикәясе

Дарья Аппакованың “Шыгырдавыклы башмаклар” хикәясе “Балачак энциклопедиясе” исемле электрон китапка кертелгән. Язучының әсәрләре мәктәп программасында да урын алган. 4 нче класста “Шыгырдавыклы башмаклар”, 5 нче класста “Рөстәм”, 6 нчы класста “Сөяк саплы пәке” хикәяләре өйрәнелә.

Гөлшатның сары башмаклары бар. Сап-сары, сары күбәләк канаты төсле башмаклар. Их, матурлар да! Үзләре тагы аякка кию белән җырлый башлыйлар: шыгыр-шыгыр, шыгыр-шыгыр. Әйтерсең, олтаннарында тылсымлы кубыз бар. Мондый башмакларны киеп, урам ташларын текелдәтеп, тек-тек итеп басып йөрүең ни тора!

Бик-бик кадерле бүләк алар. Әтисе Гөлшатка Мәскәүдән җибәргән ул сары башмакларны. Ә аның әтисе – танкист.

Гөлшат, аларны киеп, беренче көнне үк Ләләгә күрсәтте. Ничек күрсәтмәсен, Ләлә Гөлшатның иң якын дусты ич. Күрше бүлмәдә генә тора. Алар икесе бергә бакчага баралар. Шулай бергәләшеп кайталар да. Кайткач, курчаклы уйныйлар...

Ләләнең әтисе фронтта. Исән генә булсын. Әтисе кайткач, Ләләгә дә шыгырдавыклы башмаклар алып бирер әле.

Ә менә Гөлшатның әтисе кайтты да инде. Әтисе белән бергә бәйләм-бәйләм, кочак-кочак бәхет нурлары кайтты. Ул кайткач, өй эче бөтенләй яктырып киткән сыман булды. Әллә әтисенең күкрәгендәге йолдызлар шулай балкыттылар инде өйне, әллә кояш юмартланыбрак көлә башлады.

Гөлшатның башмаклары дисәң, алар тагын да күңеллерәк шыгырдыйлар. Менә бит ул ничек – әти кайткач!

Гөлшат, сөенеченнән нишләргә белмичә, Ләләләргә йөгерде.

– Әтием кайтты! Их! Йолдызлары ла, йолдызлары! – дип кычкырып җибәрде ул. Тик аңа эндәшүче булмады.

Ләләнең әнисе сандык өстендә елап утыра. Ләлә дә, әнисенә кушылып, үксеп-үксеп елый иде. Ул, башын күтәреп, калтыра- выклы тавыш белән:

– Хәзер инде минем сары башмакларым булмас, – диде.

– Әйе, күгәрченем, әтиеңнең батыр гәүдәсе сугыш кырларында ятып калды. Кабере өстенә миләүшәләр үскәндер, – диде әнисе авыр сулап һәм, кызын кочаклап, яңадан елый башлады.

Гөлшатның күкрәгенә таш кереп урнашкандай булды. Шул вакытта ишек ачылып китте да өйгә Ләләнең өч иптәше килеп керде. Берсе зур курчак күтәргән. Берсе мәк чәчәге төсле кызыл туп тоткан. Кызлар Ләлә янына килделәр.

– Бу тупны идәнгә бәрсәң, ул түшәмгә кадәр сикерә, – диде бер кыз һәм тубын елап утырган иптәшенә бирде.

 – Бу курчагымның күзләре ачыла да, йомыла да белә. Ул мине бик ярата. Ал, Ләлә, курчагымны. Ул сине дә шулай яратыр, – диде икенче кыз.

– Бу чәчәкләремне үзем сайлап алдым, – диде өченчесе. Тагы ишек ачылды. Бу юлы Гөлшатның әтисе килеп керде.

 – Иһи! – диде ул, аның кулыннан тубын алып. Тупны идәнгә бер бәрде, туп түшәмгә кадәр сикерде.

 – Ләлә, кызым! Мин сине иртәгә курчак театрына алып барырмын, Гөлшат та барыр. Барырсың бит, Гөлшат?

Гөлшат бер сүз дә әйтмәде. Тиз генә чыгып китте дә, бүл- мәсенә кереп, актарынырга тотынды.

 – Кызым, ни эзлисең анда? – дип сорады әнисе.

 – Берни дә түгел, – диде Гөлшат. Ә үзе һаман эзләнә. Әйберләрнең берсен ала, берсен куя. Менә аның күзләре сары башмакларга төште. Башмакларын кулына алды да әйләндерә- әйләндерә карады. Нинди чибәрләр бит! Менә ул аларны күкрәгенә кысты. Шуннан соң әнисе янына килде. – Әнием! Ләләгә кызлар чәчәкләр алып килделәр. Аннары курчак та, аннары тагы туп. Әй, бик сикерде дә! Мин дә башмакларымны бирәм, әнием, яме.

– Ярый, ярый, акыллым. Бик яхшы булыр, сөендер иптәшеңне. Бар, бүләгеңне кертеп бир, – диде әнисе.

– Ләлә! Мә, башмакларымны киеп кара, аягыңа сыямы? диеп, Ләләгә аларны кияргә булышты. Ләлә аякларына киеп карый-карый, ишекле-түрле йөри башлады.

– Сап-сары, сары күбәләк канаты кебек бит үзләре! – диде Гөлшат, дусты тирәсендә сикергәләп.

 – Дускаем! Мин сиңа аларны бүләк итәм. Теләсәң ничек шыгырдатып йөр, яме! Кинәт Гөлшатка бик җиңел, бик рәхәт булып китте.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев