Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәтер-хатирә

Хушлашу

3 май көнне Мамадыш районы кулланучылар җәмгыяте председателе Иван Петрович Ивановның йөрәге тибүдән туктады. Ике айдан аңа 56 яшь тулган булыр иде. Гомерен санаучы вакыт берәмлеге хәзер инде шушы 55 санында мәңгелеккә туктап калачак.

Иван Петрович арабыздан бик вакытсыз китте. Аның "алтын йөрәге" тибүдән иртә туктады. Якыннары, балалары, оныклары, туганнары өчен генә түгел, бөтен Мамадыш районы, республика халкы өчен чиксез зур югалту бу. Ул ничә еллар рәттән районда да, республикада да "Алтын йөрәкле кеше" исеменә лаек булды, аның йөрәге чын мәгънәсендә дә алтын иде бугай.
Моннан биш ел элек Иван Петровичка "Татарстан Республикасының атказанган халыкка хезмәт күрсәтү өлкәсе хезмәткәре" дигән исем бирелде. Шул уңайдан булган очрашуда аның уңышлары турында да сөйләштек. Үзенең ролен бер кырыйга куеп: "Уңышларым өчен мин үземнең әти-әнием, тормыш иптәшем Анастасия, туганнарым, бигрәк тә энем Анатолий алдында бурычлы", - дигән иде. "50 еллык юбилейдан соң үзегезне ничек хис итәсез?" - дигән соравыма: "Егетләрчә хис итәм. Йөрәгем унсигездәге кебек яшь әле. Ял вакытым булса да, эшкә килдем. Коллективтан башка яшәүне күз алдына да китерә алмыйм. Кулланучылар җәмгыятендә 700 ләп кеше эшли, аларның һәрберсе туганым кебек якын", - дигән иде...
Тормышны чын күңелдән сөя, гомеренең һәр минутын файдалы итеп үткәрә белгән, олы йөрәкле карендәшебезне югалттык.
Иван Петрович "Туганайлар" гәҗитенә дә чыга башлаган көннән бүгенгә кадәр теләктәшлек итте, ветераннарына яздыртты. Җөри Питрауларын беренче тапкыр оештырып, аннан соңгы елларда спонсорлык ярдәме күрсәтеп торучыларның берсе иде ул.
Керәшен җанлы, алтын йөрәкле, көләч йөзле Иван Петровичның якты истәлеге күңелләрдә озак сакланыр.
"Туганайлар" газетасы коллективы
исеменнән
М. Мартынова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Мамадыш районы Иван Петрович Иванов