Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәтер-хатирә

Фронтовик язмалары

Утлы фронт юллары аша үтеп, Җиңү таңын Берлинда каршы алган Виктор Иванович Михайловның исән чакта язып калдырган истәлекләре.

Мамадыш районының Комазан Башы авылы егете Виктор Михайлов 1940 елның октябрь аенда хәрби хезмәткә алынган һәм Бөек Ватан сугышының беренче көннәреннән үк фашист илбасарларына каршы сугышкан. Германия башкаласы Берлиндагы Рейхстаг стенасына «я пришел из Татарии (имза белән — ред.)» дип язып калдырган батыр якташыбыз 1945 елның 7 ноябрендә, СССР Югары Советы Президиумы карары белән демобилизацияләнеп, туган ягына кайткан. 1946-1982 елларда авыл мәктәпләрендә укытучы, директор булып эшләп, лаеклы ялга чыга. 2010 елның 29 июнендә вафат булып, туган авылы зиратында җирләнә. 

Иң тыныч һөнәрне сайлый 
Мин 1922 елның 30 сентябрендә Комазан Башы авылында туганмын. 1929 елда 1нче класста укый башладым. 

Әтием Иван Михайлович Михайлов Тәкәнеш районында партия мәгариф бүлеге мөдире булып эшләде. Минем әтием, беренче булып, кооператив төзегән. Аннан ул, беренче булып, колхоз төзи һәм үзе шунда председатель булып эшләгән. Ә Бөек Ватан сугышыннан кайткач, авыл советы председателе булып эшләде. 

Әнием — Меланья Григорьевна Михайлова. Ул колхозда эшләде. 
1936 елны 7 класс тәмамлап, Мамадыш педагогия училищесына укырга кердем. 1939 елны укып бетердем. 

1939 елның 15 августыннан 1940 елның августына кадәр Тәкәнеш районының Никифорово (Чиябаш) авылында башлангыч мәктәптә укыттым. Никифорово авылы кешеләре мине «Бәләкәй Виктор» дип йөрттеләр.

Ә 1940 елның 15 августыннан 11 октябренә кадәр Тәкәнеш районының Яңа Мочалкино авылында укыттым. 1940 елның октябрь аенда Кызыл Армиягә алдылар. 

Атка утырып, армиягә
1940 елның 29 сентябрендә Тәкәнеш военкоматында комиссия булды. Ташлыяр авылында укыта идем. 1940 елның 11 октябрендә иртән торып ашап-эчеп; әни, әби, энем, сеңелләрем, күршеләрем белән саубуллашып; суын эчеп, уйнап үскән авылым белән саубуллашып; Кызыл Армия сафында хезмәт итәргә чыгып киттем. 

Тау башына кадәр кызлар озата бардылар. Әти, әтки бабай белән атка утырып, Тәкәнеш военкоматына киттек.

Военкомат янында җыелып беткәч, безне стройга тезделәр, строй белән Тәкәнештән алып чыгып киттеләр. 

Әти белән кибетләр янында саубуллаштым. Әти бик озак миннән күзен алмыйча, кул болгап калды. Яңадан өйгә кайтканчы, әти шул урында басып торадыр кебек тоелды. 

Кукмара станциясенә килеп җиттек. Әтки бабай мине ат белән озата килде. Безгә дигән поезд да килеп туктады. Әтки бабай белән саубуллаштым. Поезд моңлы гына кычкыртып кузгалды.

Поезд безне алып, илебезнең миңа таныш булмаган иксез-чиксез кырлары, урманнары буйлап көн-төн ашыгып чапты. 

Пенза шәһәрендә мунчада юындырдылар, солдат киемнәре киендерделәр. Поезд безне Көнбатышка алып китте.

Эстониядәге хезмәт 
Эстония ССР чигенә килеп җиткәч, вагоннардан төшерделәр, акчаларыбызны җыеп алдылар. Эстония безнең ил белән күптән түгел генә кушылган, монда безнең акча йөрми иде. 

1940 елның 23 октябрендә Нарва шәһәренә килеп җиттек. Бер атна карантинда булдык. 

Урта һәм югары белемлеләрне аерым ротага җыйдылар, бу ротада командирлар әзерлиләр иде. Шулай итеп, мин 8нче армиянең 11нче дивизиясендәге 320нче укчы полкның 1нче учебный ротасында хезмәт итә башладым. 

Без Нарва крепосте эчендә тордык. Крепость биек стеналы итеп, бик нык эшләнгән. Крепостька керергә-чыгарга — бер генә капка. Крепость яныннан Нарва елгасы ага. Елганың икенче ягында кечерәк крепость бар иде. Анда 2нче батальон торды. 

Без торган казармада элек 200 солдат яшәгән. Без, 800дән артык солдат, 2шәр катлы кроватьларда яттык. Мин — астагы кроватьта, ә иптәшем Әхмәт Фәтхуллин минем өстәге кроватьта ятты.

Бөек Октябрь бәйрәменә парадка әзерли башладылар. Көн саен 6шар сәгать строевая подготовка була иде. Күнекмәгәнлектән, бик арый, кичкә аякларны күтәрә дә алмый идек.

Октябрь бәйрәмендәге парадта катнаштык. Бәйрәмнән соң, занятиеләр көннән-көн кыенлаша башлады. Кыш көннәрендә 10ар көн урманда кунып, тактик занятиеләр үткәрелде.

Өйрәнүләрнең кыенлыгына түзә алмыйча, 2 солдат үзен-үзе үтерде. Шәһәрдә, солдатлар торган казармага бомба куеп, казарманы шартлаттылар. Ярый, солдатлар занятиегә чыгып киткән вакыт булган. 

Бер вакытны безгә көндезгә пешерелгән ашны агуладылар. Ашның агуланганын белеп, аны безгә ашатмадылар.

Шәһәрдә ялгыз йөрергә рөхсәт ителмәде, чөнки солдатлар югалгалый иде. 8-10 солдатны гына бергә шәһәргә чыгаралар иде. 

Миңа да солдат тормышына күнегүе бик авыр булды. Әтиәни, туган авыл бик сагындыра иде. Башка иптәшләр дә шулай сагыналар иде.

Снайперлар курсында 
1941 елның март, апрель айларында снайперлар курсында булдым. 

Март аеннан башлап, бездә тревогалар бик еш булды, кайбер көннәрдә 4әр мәртәбә тревога була иде. 

1941 елның 1 Май бәйрәмендә шәһәрдә парадта булдык. 

1941 елның 9 маенда тревога белән җыеп, поезд белән билгесез якка алып киттеләр. 

15 майда Балтыйк диңгезе ярына килеп җиттек, шул ук көнне безне пароход белән Сааремаа утравына керттеләр.

Хәрби ныгытмалар төзүдә 
Безгә бер ай эшләргә бурыч куелган иде. Һәр рота танкка каршы 2 километр озынлыкта канау казырга, өч ДЗОТ һәм бер 7/П төзергә тиеш иде. 

Җир казу бик авыр булды, җир вак түгәрәк ташлы иде — көрәк белән дә казып булмый, кәйлә-лом белән дә бернәрсә эшләтеп булмый. Кайбер урыннарда зур гранит ташлар очрый. 

Күзәтү пункты (7/П) казыганда бер зур гранит ташны 20ләп кеше бау белән кисеп аудардык. Ни өчендер балта да, пычкы да юк иде. 

Авыр бүрәнәләрне урманнан күтәреп ташыдык. 7/П — сигез метр тирәнлектә, ике этажлы иде. Аны ДЗОТларга җир астыннан траншея белән тоташтырдык. 

Монда эшләгәндә хат язарга рөхсәт ителмәде, үзебезгә дә хат китерелмәде. Задание бик авыр булса да, тырышып эшләдек, задание вакытында үтәлде. 

15 июнь көнне эшләрне тәмамлап, 1941 елның 17 июнендә утраудан Нарва шәһәренә кайтырга чыгып киттек. Диңгездән ярга чыккач, бик күп артиллерия, танклар очрый башлады. Аларны утрауга, без оборонага әзерләгән районга кертәләр иде. Раквере шәһәреннән көньякка алып киттеләр. Эстония, Латвия республикаларын уздык.

Җәйге лагерьда 
1941 елның 21 июнендә кич Литва ССРның Шяуляй станциясен узгач, фашистлар Германиясе чигеннән 20 километр чамасы ераклыкта, урманда поезддан төштек. Урман эчендә палаткалар корып, ял итәргә урнаштык. «Җәй көне лагерьда шушында торачакбыз», — диделәр.

Сугышның беренче көне 
1941 елның 22 июне. Таң атып килә. Мин кое янында постта торам. Иртәнге сәгать биш. Разводящий килә. Әле минем постта торыр вакытым бетмәгән. Ул нигә вакытсыз килә? Разводящий: «Немец фашистлары безнең илгә каршы сугыш башлаганнар», — дип мине посттан алып китте. Тыныч солдат хезмәте өзелде. 

Безне ашыгыч кына коралландырдылар. Күп кораллар «учебный» гына иде. 22 июньдә сәгать сигезләр чамасында без сугыш бара торган урынга — дәүләт чигенә киттек. Таш юлдан колонна белән барабыз. Мин — күзәтүче һәм снайпер, командир яныннан барам. 

Чиккә җитәргә ун километр чамасы калгач, немецларның дүрт бомбардировщигы безне бомбага тотты, пулеметлардан безгә атып киттеләр. Без самолетларга тәртипсез рәвештә мылтыктан аттык, аларга зыян китерә алмадык. 

Без авыл кырыендагы арыш басуында идек. Авылда өйләр яна башлады, өч солдат үлде, җиде солдат яраланды, ике ат үлде. Кичкә таба сәгать бишләрдә без икенче линия оборонага урнаштык. 

Чиктә бик каты сугыш бара иде, безнең солдатлар дошманга чик аша үтеп керергә ирек бирмичә, бик каты сугышалар иде.
Чигенергә туры килсә дә 

23 июнь көнне, яктыруга, тагы бик көчле сугыш кызды. Немецлар егермеләп танк, бик күп җәяүле гаскәр белән безнең участокка һөҗүмгә күчтеләр. Немец самолетлары безне бертуктаусыз бомбага тота башладылар, пулеметтан аттылар.

Безнең бер генә самолет та, танк та күренми. Без, сугыша-сугыша, биш километр чамасы чигендек тә, оборонага урнаштык, дошманны туктаттык. 

24 июнь иртә таңнан тагын бик көчле сугыш башланды. Немецлар алты мәртәбә атака белән килделәр, самолетлары көне буе безнең позицияләрне бомбага тоттылар, бик күп танклар һөҗүм итте. 

Артиллеристлар уннан артык танкны яндырдылар. Ул көнне безне дошман чигендерә алмады. Җир өсте үле немец гәүдәләре белән тулды.

Армия газетасында 
Ул көнне безнең армия газетасында сугыш турында, безнең батальонның батырлыгы турында яздылар, фашистларның өч йөз илледән артык солдаты безнең участокта юк ителгән. 

Бездән дә үлүчеләр, яраланучылар шактый булды. Безнең каршылыкны сындыра алмагач, кич белән немецлар безне әйләнеп үтеп, чолгап ала башлаганнар. Кич белән безгә чигенергә приказ булды.

Көндез — сугышта, ә төнлә...
Күз күрмәгән, колак ишетмәгән авыр сугыш тормышы башланды. Немецлар — машинада, мотоциклда килделәр. Алар көндез сугышты, төнлә ял итте, якшәмбе көнне сугышмадылар, ял иттеләр. 

Безгә көндез — сугышырга, төнлә җәяүләп кырык-илле километр чамасы поход ясап чигенеп, яңа оборонага урнашырга; көндез — сугышырга, төнлә тагын чигенергә туры килде. 

Сугыш кирәк-яраклары аз, ашамлык юк, кем кайдан нәрсә таба шуның белән тукланырга туры килде, ботинкалар тишелеп бетте, яланаяк дип әйтерлек калдык. 

Өчәр, дүртәр төн йокламыйча сугышкан чаклар булды. Көндез сугышабыз, төнлә чигенеп яңа оборонага урнашабыз. 

Бер көнне продуктлар табып, аш пешердек. Кичке сәгать дүртләр тирәсе иде. Аш ашарга утырдык. Немецлар безнең арттан килеп җиткәннәр, безне чолгап ала башладылар. Ашларны ашарга туры килмәде, сугыша-сугыша, тагын чигенә башладык. Бер солдат үзен-үзе атып үтерде. 
Ул төнне бер минут та ял итмичә, сиксән километр чамасы чигендек. Таң атканда барыбыз да барган көе йоклый идек. Юл кырыендагы канауга төшкәч уянып китәбез, юлга чыгып атлый башлауга тагын йоклап барабыз. Бу безнең дүртенче йокысыз төнебез иде. 
Безгә продуктлар китерә алмыйлар, җирле халыклардан сорап алган ашамлыклар белән тукландык. Күп иптәшләр, хәлләре бетеп, егылып калдылар, аларны үзебез белән алырга мөмкинлек юк иде. 

Табан астында тире калмады, чеп-чи иткә әйләнде. Туктап торганда ботинкага ябышып ката, кузгалып киткәч кубып каный. Ботинка эче кан, тир, тузан белән тулы була иде.

Бер көнне бер авыл янында бик каты сугышырга туры килде. Безнең минометчылар авылда урнашкан немецларга шактый гына мина җибәргәч, без немецларга каршы атакага күтәрелдек. 

Немецлар авылны ташлап, урманга качтылар. Бу сугышта мин өч немецны снайпер винтовкасыннан атып үтердем. 

Бераздан немецлар өстәмә көчләр белән безгә каршы атакага ташландылар, артиллериядән бик көчле ут ачтылар.

Шунда снаряд кыйпылчыгы тиеп, минем винтовканы ватты, кулым җиңелчә яраланды. Миңа үлгән иптәшемнең винтовкасын алып сугышырга туры килде. Ахыр чиктә, без авылны калдырып, тагын чигендек.

(Дәвамы бар)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев