Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәтер-хатирә

Фотоларда – керәшен тарихы: Харитоновлар гаиләсе Надежда поселогында яшәгән чакта сугышка кадәр төшкән сурәт

Бу фотоны редакциягә кызлары Римма Петровна алып килде.

Бу – Харитоновлар гаиләсенең Карноуховский (хәзерге Балык Бистәсе) районының Надежда поселогында яшәгән чакта, сугышка кадәр төшкән фотосы.

Ольга Ильинична белән Петр Иванович, аларның 1924 елгы кызлары Александра (артта басып тора), уллары – 1937 елгы Яков (гармун тоткан) һәм 1939 елгы Павел.

1907 елда туган Ольга Ильинична (кыз фамилиясе Грошева) – Питрәч районының Әлбәдән авылы кызы. 1900 елгы  Петр Иванович – Балык Бистәсе районының Керәшен Казысы авылы егете.

Гаилә башлыгы Петр Харитонов Бөек Ватан сугышына алына. Курск дугасы янындагы сугышта каты яраланып, госпитальләрдә озак дәвалана. Сугышка яраксыз булган Харитонов 1943 елны туган ягына кайта. II группа инвалид Петр озак еллар “Прямой путь” колхозында председатель булып эшли. Колхозлар берләшкәч, Керәшен Казысында авыл советы председателе була...

Керәшеннең элгәреге милли киеменнән төшкән Ольга түтинең тамаксасындагы көмеш тәңкәләр арасында 1812, 1827 елда коелганнары да бар. Ул тамаксаны хәзерге вакытта балалары кадерле истәлек итеп саклый.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев