Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәтер-хатирә

Элек армиягә озату зур бәйрәм иде

Советлар Союзы чорында барлык ир-атлар да диярлек армиядә хезмәт итте. Яшь егетләрнең хәрби хезмәткә китүе авыл өчен зур бер бәйрәм булып, озату кичәләре үткәрү традициясе бар иде

Армиягә "бөтен дөнья белән" озатып калу, мөгаен, революциягә кадәрге чорда, ир-егетләрне 25 елга “патша хезмәте”нә алып киткәндә үк тугандыр. Дөрес, ул чакта һәр авылдан бер кешене генә алганнар. Хәлле кешеләр, үз улларын тынычлыкта калдырсыннар өчен, малын да, акчасын жәлләмәгәннәр. Шуңа да иң хәерче гаиләдәге егетләр генә хезмәт итәргә киткән. Аларны авыл халкы бергәләп юлга әзерләгән, әйберләр җыйганнар. Барысы да үзләрен булачак солдат алдында бурычлы итеп тойганнар.

 Совет чорында армия хезмәте нибары ике-өч ел дәвам итә, әмма, "киң колач белән" озату традициясе сакланып кала. Кагыйдә буларак, биредә солдатның әти-әнисе, абыйлары һәм сеңелләре генә түгел, дуслары да җыелалар. Егетнең яраткан кызы булса, ул да килә. Озату кичәсе булачак солдатның туган йортында уза. Елның җылы вакытында – авылда өстәлләрне ишегалдында әзерлиләр. Хәрби хезмәт – ул катлаулы сынау, ә күңел ачу, егетнең күңеленә җиңеллек бирә.

Тантана герое түргә утыра. Янәшәсендә – иң дәрәҗәле кешеләр, әти-әнисе. Табында сүзне кунакларның иң өлкәне башлый. Ул үзе дә армиядә “солдат боткасы” ашаган хөрмәтле кеше булырга тиеш. Арада андыйлар булмаса, гаиләдәге ин өлкән ир-ат булачак ил сакчысына үзенең киңәшләрен әйтә. Әти-әнисе, якыннары һәм табындагы барлык кунаклар үз теләкләрен җиткерәләр. Егеткә, армия тормышында кирәк булачак нәрсәләр: акча, блокнот, ручка, конверт, шәхси гигиена кирәк-ярагы бүләк итәләр.

Табынга “градуслы” эчемлек һәм армия ашлары – әйтик, тары боткасы, кәбестә ашы һәм тагын кем нәрсә әзерли ала, шул куела. Бәйрәм мәзәкләр, конкурслар, биюләр, "Катюша", "Елама, кыз", "Ике кыштан соң", "Солдат озату" кебек хәрби темага язылган җырлар белән гөрләп үтә. Озату кичәсе соңыннан мәдәният йортында дәвам итә. Монда җыелган авыл яшьләре бииләр, күңел ачалар. Кызлар армиягә китәсе егеткә чигүле кулъяулык, сөлге ише әйберләр бүләк итәләр. Кулъяулыкларны бер-берсенә бәйләп, егеткә тоттыралар. Клубтан чыккач, җырлап урам әйләнәләр. Ә иртән егетне хәрби комиссариатка, гадәттә, иң якыннары озата бара.

Улларын озаткач, “исән-имин кайтсын” дип, әти-әнисе машина артыннан вак тәңкәләр ташлыйлар. Совет чорында солдатны армиядән кызы көтсә, егет өчен зур горурлык санала иде. Көтеп торыр кеше булганда, хатлар язышып, аларны укып, хезмәт тә җиңелрәк үтә.

Фрида ЗАКИРОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев