Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәтер-хатирә

“Безнең ил – сандугач сайрар җир”

“Керәшен сүзе” газетасында урын алган язмалардан тагын берсе.

Быел – “Керәшен сүзе” газетасының 30 еллыгы. Шул уңайдан, “Туганайлар” сайтында  “Керәшен сүзе” газетасында төрле елларда урын алган язмаларны бирүне дәвам итәбез. Түбәндәге “Безнең ил-сандугач сайрар җир” язмасы моннна нәкъ 30 ел элек – “Керәшен сүзе”нең 1993 елның 12 март санында басылып чыккан булган. Ул язманың кыска вариантын урнаштырабыз.

 

Минем кан кардәшләребез керәшеннәр белән кызыксыныуым студент чакларда, аларның гаҗәеп матур “Әкрен кирәк, ипләп кирәк, ишетергә сандугач сайрауларын” дигән җырлары таралган вакытлардан башланды булса кирәк. Моңача без белгән җырларга хас булмаган моңы, үзгәлеге белән җәлеп итте ул күңелләрне. Соңыннан тарихыбызның иң борынгы катламнары – “Өркемәгән кошлар иле”, Себер якларында сакланган  “Кара елан” җырын Галина Казанцева: “Бу безнең керәшен җыры ич”, – дигәч, кардәшлек җеп очлары тагын да тирәнрәк ята, дип уйладым.

Безнең тирәдә креәшен авыллары юк. Гомумән, Себер өлкәләрендә берән-сәрән урнашкан керәшен авыллары булуын гына ишетеп белә идек.

Чын керәшен авылына барып төшүем фольклорчы булыр өчен аспирантурага кергәч, моннан нәкъ 30 ел элек, Куйбышев (Самара) өлкәсенә фольклор экспедициясе оештырганда булды. Фәннәр акадмеиясе Тел, әдәбият, тарих институтында сүз һәм музыка фольклоры бер секторда – Хәмит ага Ярми кул астында өйрәнелә иде. Мәхмүт Нигъмәтҗановның да керәшен музыкасын төрки бабаларыбызның иң борынгы архаик асыл элементлары дип санаган чаклары.

... Назаровка авылына барып төштек. Назаровка, шул “Әкрен кирәк...”тәге моң кебек, хуҗалык ягыннан җилпучлары, карбазлары, келәттәге баллары, баздагы майлары һ.б. белән мул тормышлы борынгы керәшен авылы булып истә калган. Ә инде йорт эчендәге үзгәлекләр: сурәтле, дәүәтле киемнәрен киеп фотога төшүләр, дисеңме; ул өстәлгә утырганда аны-моны уйламыйча иконалар астына барып утыргач, хуҗа Җәүдәк әбиебезнең, җай гына “кызым, тәре почмагына ир-атны утыртыгыз”, диюе булсынмы – гаҗәпләндерә, сәерсендерә иде...

Җәүдәк әбиенең үзенең дә сул кулын күкрәгенә куеп, уңына ияге белән таянып, безгә карап утыруы күз алдымда: “Хәйраннар калам, тормыш ничек үзгәрде. Менә сез, татар кызлары, ир-ат янында яланбаш утырасыз. Элек без татар авыллары аша үтсәк, кызлар капка ярыгыннан гына карап калалар ые”.

– Соң, сез дә татар бит, – дим мин.

– Татар да, без бит керәшен, безнең дин башка, – ди ул.

Мул тәгамлы олы табыны, моңлы-җырлы мәҗлесе (алар шулай диләр) күптән түгел генә булган бер өйдә җыр яздырып утырабыз. Хуҗа хатын безне дә сыйлый, сөйли дә, җырлый да. Оста хор булып, кемнең кем белән тавышы килешкәнен бик яхшы белеп торалар керәшен авылларында. Мамадыш ягындагы Дүсмәт, Владимировкаларда, башкаларда шулай. “Рәхәтләнеп җырлаштыгызмы?” – дим. “Ул гынамы?! Әле кунакларны озатканчы таңнар атты. Ирем, әйдә, су буена төшеп, кояш чыкканны карап кайтыек, – диде. Яшь чактагыдай кулга-кул тотышып, су буйлап җырлап йөрдек”, – ди ул искә төшереп...

Назаровкадагы кебек бай рухлы, нечкә күңелле, җыр-көйгә мөкиббән киткән керәшен кардәшләребезне күрер өчен –җир читендәге диярлек – Иркутск өлкәсенең Алар районы Харют авылы, Новосибирск өлкәсенең Северный районындагы Кызылъяр авылларына фольклор экспедициябезне бормый үтми идем.

Ә менә Красноярск, Кемерово, Омск, Төмән өлкәләрендә дә шулай ялгыз утырган керәшен авылларына барып җитә алмадым. Изоляцияләнгән халык рухи байлыкны яхшырак та саклый торган була, яшь белгечләргә соңармаска иде.

Харютта да, Кызылъярда да безне мәҗлесләр җыеп, көе килгән кешеләр бергәрәк утырып, көне-төне җырлашып, күңел җәүһәрләрен тапшырып калдырдылар. Без аларны 12 томлык фольклор җыйнамасына керттек. Мин язмаларымны ансамбльгә дә, башкаларга да тапшырдым, тик әлегә тиешенчә яңгыраганнарын керәшен фольклор фестивальләрендә генә ишетәм бугай...

Үзебез экспедициядән кайткач, “Айлар, айларым, туганыйларым”, “Әйдә китик Сарапулга, сары ат исән чагында”ларны яратып җырлаша идек. Ул җырлардагы аерым нәзакәтлелек, ачык күңеллелек, табигатьне олылау әсир итә, җанны биләп ала. “Исемнәрең матур, кемнәр куйган” дип керәшен көенә җырласалар, никтер ул, нәкъ үзеңә атап җырлана сыман, игътибар, якын итү мөгамәләсе ачык сизелә...

...керәшеннәр татар эчендә торып, телне дә яхшы саклап,.. театрда – үз тормышларын, китапларда үз хәятләрен, гадәтләрен күрергә, балаларын үз дәреслекләре белән укытырга һәм үз дин сабакларын бирергә телиләр (керәшенлекләрен сакларга теләүчеләр, әлбәттә). Моннан бер-ике ел элек узган керәшен фестивале фәнни конференциясендә Галина ханым Казанцева бик акыллы рәвештә болай дигән иде: “Без татарлыгыбызны югалтырга түгел, керәшенлегебезне сакларга телибез”. Шуннан башка ничек әйтәсең?!

... Бервакыт чын мөселман, карт Урманченың ничек җанын әрнегәнен белсәгез иде!.. Гәрәйгә (Григорий Родионов – ред.) Илдар Юзеев бер эпиграмма язган:

Әнә килә автомобиль,

Төягәннәр керосин.

Кулларыңа тәре тотып,

Төшләремә керәсең.

Илдар да яшь чагында, үзенчә, шулай шаярткандыр, Гәрәй дә моңа игътибар итмәгәндер. Бакый ага аларның икесен дә ярата иде. Әмма шушы эпиграмманы укыгач, ул: Тупас, ярамый алай”, – дип көенеп йөрде.

Ярамый шул менә хәзер дә керәшен туганнарны гомуммилли мәдәни үсештән аерып, гаҗәеп матур фольклорын , үзенчәлекле этнографиясен саклау белән генә чикләнергә.

... Җәүдәк әби әйтмешли, “Без бит керәшен”, яисә Георгий Ибушев әйтүенчә, “без бит бер алмагач ботаклары”. Башка төрки халыкларның да христиан динендәгеләре бар: казах, гагауз. Хәтта гарәпләрнең үзләренең дә бик үзенчәлекле бер этник кавеме буларак билгеле христианнары (коптлар) бар.

Үз илендә, татар җирендә бүгенге хәлдә генә булса да, саклана алуына себердәге керәшен авыллары мисалы ышандыра: урыслар белән аралашырга – тел башка, татарлар белән – дин башка. Әле себер татарлары белән тел аерымлыклары да шактый булганга, элек күчеп килгән керәшеннәргә бик кыен булган анда.

Сүземне искиткеч матур “Безнең ил” җыруы белән очлыйм:

Безнең ил уйнар-көлер җир лә,

Безнең ил сандугач сайрар җир.

Бер алмагачның  шау чәчәктәге әллә ничә ботагы булып яшәргә насыйп булсын иде безгә гомер-гомергә.

Флора ӘХМӘТОВА-УРМАНЧЕ.

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев