Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәтер-хатирә

Әзербайҗанда керәшен җыены

Зинаида Захарованың «Кәләй авылы асыл җир икән...» китабыннан.

Мин армиядә инструкторбулдым. Яшь солдатларны механикалаштырып эшләргә өйрәтә идек. Безнең часть Мәскәүдә иде. Бервакыт мине Әзербайҗандагы хәрби һава саклану комплексы төзелешенә командировкага җибәрделәр. Шунда минем кайдан икәнлегемне белеп алдылар да, бездә дә бит Татарстаннан егетләр хезмәт итә, диләр. Колшариптән бер егетне очраттым. Ул да миңа күрше авточастьтә Кәләйдән бер егет бар, диде. Минем ул вакытта турниктан төшкән юк, кайда турник күрсәм, шунда атына башлыйм идем. Бер мәлне турникта тартылып ятам, карыйм, Илья килә. Аңа да сезнең авылдан бер егет килде дип хәбәр иткәннәр дә, ул мине эзләп тапкан икән. Безнең әти Германиядә пленда чагында авылдашны очраткан, ә мин армиядә дустымны очраттым. Шәп итеп "керәшен җыены" үткәргән идек без ул чакта Әзербайҗан җирендә! Ул Илья әле хәзер дә Әлмәттә шофер булып эшли, авылда тора.

Фотода: Валерий Ипеев һәм Илья Спиридонов Әзербайҗанда

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев