Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәтер-хатирә

«Әркәш дәдәй клубы»

Яр Чаллы шәһәреннән Григорий Дементьевның Питрәч районының Керәшен Сәрдәсе авылы клубының беренче директоры турындагы истәлекләреннән.

1981-1983 елларда Питрәч районының Керәшен Сәрдәсе авылының культура йорты директоры булган идем. Төрле хәлләр булгандыр, шул вакытта берәүнең миңа әйткән сүзләре хәтердә уелып калды: "Син, Гыриш дәдәй, бик «сикеренмә», бу клуб Әркәш дәдәйдән дә калды, синнән дә калыр". Бераз ачуны кабарткан иде, кабартуын… Нишлисең бит, дөнҗя кулиса, әйләнә дә бер баса. Теге малай күптәннән юк инде, Әркәш дәдәйнең клубы һаман тора, карап төзәтеп торучылары булгач!

Әркәш дәдәй – бик оста рәсемнәр ясаучы иде. Без кечкенә чакта, алтмышынчы елларда, колхозның ат дворына, чиләк тотып, ат тизәкләре алып кайтырга җөри торган идек. Малай кешегә өйдән чыгып ычкыну үзенә бер дөнҗя. Көнебуе йөреп кайтсаң да була, чиләгең генә тулы кайтсын, тавыкларга болгатып ашатырга көндәлек азык кайта бит.

Дворга төштең дә, атлар сиңа "мә" дип тормыйлар, аларның ашаганын көтергә, аннары гына чиләкне тутырырга була. Җитмәсә олырак малайлар, этә-төртә, чиратсыз алга керәләр, ачу килә-килүен, «тәпәләттерәсе» дә килми иде.

Ат дворыннан кайтышлый, чиләкләрне урамда калдырасың да, фермалар янында урнашкан китапхәнәгә кагылып чыгасың. Мин китап алырга керми торган идем, Әркәш дәдәйнең рәссәм мастерскоена гына узарга тырыштым.

Әркәш дәдәй кергән малайларны куып чыгармый, үзе сине сөйләштерә, үзе рәсем ясый. Мастерскойдагы рәсемнәренә сокланып карап тора идем, аннары күзенә төшеп барган чәчен артка сыпырып куюын күзәтә идем.

Әркәш дәдәйнең авыл малайларына әйтә торган бер сүзе бер дә истән чыкмый: «Мә, тик кенә карап торма, тот кулыңа кисточка, менә монда буя, менә тегендә, эшләгәнең минем өчен булса, өйрәнгәнең үзең өчен булыр,» – дия торган иде. "Әркәш дәдәй, мин бит алай оста буйый белмим," – дим. Ә ул: "Сез, җегетләр, өйрәнә торыгыз, мин соңыннан сезнең арттан төзәтермен", – дия торган иде.

Фаҗига аяк астында йөри ди, Әркәш дәдәй фаҗигага очрап дөнҗя куйды.

Без кечкенә чакта, авылның клубы, «Атау» урамында, Чыты авылы ягындагы басу капкасын керүгә, тау башында тора иде. Кызыл кирпечтән, элгәре заманда матур итеп салынган бинаны, «Притруш җорты» дип йөртәләр иде. Ул йортны Советлар власте хуҗасыннан тартып алып, авыл клубы иткән булса кирәк, авылда бу турыда шулайрак сөйлиләр иде. Авыл тарихы битләрендә, әлбәттә, ул йорт турында ачыклап язылгандыр, без тарих язучылар түгел, күргәнне, белгәннәрне генә искә төшерәбез.

Тау башындагы таш казаналы кулак йортында авыл клубын булдыру юктан гына булмагандыр. Питруш йортының – авыл уртасында, аннары – тау башында, иң югары урында булуы авыл халкын үзенә жәлеп итеп тора иде.

Без, бала-чагага, таш йортның нигез төбеннән үк чанага утырып тау шуа торган идек. Көндез, кесәдә биш тиен акчаң булса, клубта кино да карап була иде. Акчаң булмаса, Әркәш дәдәй күрмәгәндә, бер-беребезнең иңбашына басып, тәрәзәгә эленгән кара пәрдә ярыгыннан да карый идек без клубта бара торган киноларны. Шунысы әйбәт иде, киноның бер ничә пәрдәсе беткәч, Әркәш дәдәй бөтен бала-чаганы клубка кертеп тутыра. Кино экраны каршына идәнгә сузылышып ятабыз да, «Чапай» аты белән өскә чабып килә башлагач, «ур» кычкырып торып баса торган идек. Олыракларга мишәйт итсәң, бүрегеңне салдырып тәрәзә аркылы да бәрәләр иде әле. Бүрек кирәк, чыгып аласы да бит, ә Әркәш дәдәй тегендә-монда чыгарып йөртми, арт ягыңа да шапылдатырга сорап тормый иде.

Кичке сеанста утны алындырып жибәрәләр дә, кино залы тәмәке төтененә тулган була. Менә шул вакытта Әркәш дәдәй егетләрнең бурекләрен бәреп төшерә торган иде. Каршы килеп кара – Әркәш дәдәйнең беләкләре «ого-го» иде, якаларыннан каптырып, урамга да озата торган иде ул тәмәке тартучы тәртип бозган егетләрне.

1970 нче елны Керәшен Сәрдәсендә өр яңа мәдәният йорты ачылды.

Яңа клубны авыл халкы үзләре төзеп чыкты, бөтен халык булышты бугай.

Без малайлар, бала-чага, төзелеш трапларыннан чабып уйный торган идек. Шунысы бик истә калган, түбәне жылытыр өчен яңа төзелештә стекловата дигән материал кулландылар. Ул вакытта ялт-йолт килеп тора торган андый нәрсәне күргән булмагач, безгә, малайларга, кызык-кызыгын, ә инде стекловатага чумганнан соң, кашынып йөрүләр хәзер дә онытылмый.

Яңа клубны ачу тантанасы булды: Әркәш дәдәйне Керәшен Сәрдәсе Узәк Мадәният Йортының беренче директоры итеп билгеләгәннәр.

Әле, бүгенедәй хәтергә сеңеп калган: олы залда шыгырым тулы халык… Әркәш дәдәй, артка таба тараган чәчен сыпыргалап, кыска жиңле күлмәк кигән килеш, жыелган халыкны күзәтә, «тәртип булырга тиеш клубта, тәртип»!

Шушы «Әркәш дәдәй клубын» кɵннәрдән бер кɵнне минем кулга тапшырганнар иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев