Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәлебез-әхвәлебез

“Йөрсәгез йөрегез, хатыннар, чит ирләр белән, бозык салмагыз”

Теләче районы Үзәк бистәсендә бик тырыш Ильиннар гаиләсе яши. Дүрт кыз – Валя, Лариса, Ольга, Мария һәм бер егет үстерә Лида белән Николай. Әмма 2002 елдан хәсрәт арты хәсрәт килә башлый гаиләгә. Күз ишетмәгән чирләр күргән Лида апа бу казаларның сәбәбен бозымда күрә

Гаилә башлыгы гомере буе хуҗалыкта машина йөртте. “Йөк төяп ерак юлларга да чыгып китә идек. Советлар Союзы вакытында мин бармаган Архангельск шәһәре генә калды. Башка бөтен шәһәрне дә күрдем”, – ди Николай абый. Ә хуҗабикә Лида апа гомер буе терлекчелектә эшләде. Теләче районы редакциясендә эшләгән елларымнан беләм: ул елларда Ленин исемендәге колхоздан алдынгы бозау караучы, аннан соң сыер савучы буларак Лида Ильина турында еш языла иде. Эшкә батыр, ачык күңелле, кунакчыл Лида ханымның фидакарь хезмәтен авылдашлары да, җитәкчелек тә таный. Гаилә бик тырыш, кунакчыл, күпләп мал-туар асрап гомер итәләр.

– Ул елны бакчабыздагы алмагач көзен чәчәк атты. Көзен алмагач чәчәк атканны яратмыйлар икән аны, әби шулай дип әйтә иде, кисегез ди торган иде. Мин аны кисмәдем, чәчәкләрен генә йолыктым.

Гүәрдин кебек, биш бала таптым. Шулкадәр таза-сау, дүрт килограммлы булып тудылар, сәламәт булып үстеләр. Олы кызыма 32 яшь тулгач, калак сөягендә яман чир чыкты. Ул бик зур булып шеште, кулны алдылар, ике тапкыр үпкәгә төште теге афәт.

14 яшендә малаем Сабан туена ат чабышына ярышка китте. И, улым, утырма атка, дип тә әйтеп карадым. Яшьлек бит, чыгып китте ат ярышына. Күңелем сизгән диярсең, ат өстеннән егылып төшеп, баш сөяге ватылды. Ике тапкыр аңа операция булды.

“Баланы бастырыйм дисәм, бала басып тора алмый икән. Хәзер нишләргә?”

– Әллә нәзерләрең бар микән, балалар йортына барып хәер бирегез, диделәр миңа. Шушы авырту балаларымны ияртеп, балалар йортына киттем. Проспект базары артындагы балалар йортына кердек. Ун балага хәер алып килгән идем, ә алар анда унау гына түгел, йөзләп икән. Ишек төбендә генә утырдык, шунда балаларны врачка алып чыгалар. Шуннан алып чыгып килгәндә бер бала муенга сарылды минем. Өч яше тулмаган, кыз бала. Тәрбияче кулыннан без моны күтәреп алдык. Тәрбияче, бу кыз сезне бик яратты, алыгыз, ди. Шунда улым да, мама, әйдә алыйк, ди. Малаем да әйткәч, без бу баланы алырга булдык.

Әнекәем, баланы бастырыйм дисәм, бала басып тора алмый икән. Хәзер нишләргә? Алабыз, дигәч, кире дә кагып булмый. Өч ай янына барып кайтып йөрдек тә аннан соң үзебезгә алып кайттык. Утырып та тора алмый, үрмәләп кенә йөри. Матур гына үсә башлады, операцияләр ясаттык. Беренче класска укырга барыр вакыт җитте. Мәктәпкә алып бардым, алдылар, рәхмәт. Әмма укыта алмадым, аякка баса алмагач, ходунки белән йөрергә кирәк. Шуннан Казандагы ДЦПлы балалар укый торган дүртенче мәктәпкә бирдем, анда бер ел укыды да Түбән Камага күчердек. Түбән Камада өч кызым яши. Күчердек дигәч тә бик җай гына чыкмады. Андагы мәктәпкә Түбән Кама районындагы балаларны гына алалар икән. Гозер белән район башлыгына киттем. Ул чактагы Теләче районы башлыгы Илдар Низамов сөйләшеп, балабызны урнаштырдык. Кызыбыз спорт белән кызыксына, бик тырыш, – дип сөйли Лида апа.

“Үпкәгә тары ярмасы кебек вак-вак шарчыклар чыгып шуңа су тула да шартлый”

– Тугызынчы классны бетергәндә кызыбыз Марияга флюрография төшкәндә үпкәсендә туберкулез дип диагноз куйдылар. Нәселебездә юк, һич килешә алмадым. Флюрография кәгазендә үпкә ап-ак булып күренеп тора инде. Ә сәламәт үпкә кара төстә була икән ул. Кияүгә чыкты, бәби тапты. Бәби тапкач, теге чир тагын баш калкытты. Врачларга йөри торгач, моның туберкулез түгел, бөтенләй башка чир икәне ачыкланды. Исемен дә әйтә белмим, бик сирәк очрый торган чир. Үпкәгә тары ярмасы кебек вак-вак шарчыклар чыгып шуңа су тула да, шартлый. Ул вакытта бик каты тын кысыла. Ике тапкыр суын суырттылар инде. Аз гына салкын тисә дә ярамый.

Сау-сәламәт балаларымда менә шундый колак ишетмәгән, күз күрмәгән чирләр килеп чыкты. Ул арада егерме өч яшендә улым үлеп китте. Аттан егылгач, баш сөяге имгәнүе эзсез генә булмагандыр инде. Улым үлгәч, өч ел еладым. Абзарга чыксам да елыйм, үз-үземне кая куярга белмим.

Бер генә анага да балаларының каберенә туфрак салырга язмасын. Балалар озатсын иде олыгайгач киткән әти-әниләрне. Бала хәсрәтләре бик авыр. Төшләремә дә гел керә. Әни үзебезнең йорт каршысына гына ике катлы итеп йорт төзим, ди. И, балакаем, икенче катына мин менә алмам инде аның, дия торган идем. Син менә ала торган итеп, баскычын сырлап ясыйм мин аның әни, дия иде. Төзи алмады шул балакаем, үлеп китте. Эшендә дә бик яраталар иде. Сочига кадәр барып КамАЗ машинасында йөкләргә кадәр ташып йөрде, бер эштән дә курыкмады, – дип искә ала Лида апа улын.

“Йөрсәгез йөрегез, хатыннар, чит ирләр белән, бозык салмагыз”

– Улымның үлеменнән соң иремә инсульт булды. Ул вакытта ниләр кичергәннәремне үзем генә беләм. Балаларымның авыртудан газаплануларын күреп, и, балакайларым, алып булса, чирләрегезне үземә генә алыр идем, дип еладым. Абзарга мал янына чыгам да елыйм, өйгә керсәм дә елыйм.

Балаң чирдән тилмергәндә чарасызлыктан әллә ниләр эшләрдәй буласың бит ул. Мин дә күрәзәчегә бардым. Бозык салынган, ди. Ул кеше хәзер дә исән. Караңгы гына кеше бик аз яши торган авылда яши дигәч, кем икәне күз алдына килде. Ышанмаслык та түгел бит, балаларымда кешедә күрмәгән чирләр.

Инде хәзер буласы булган, Аллаһым сабырлык, балаларыма саулык бирсен. Чит гаиләдәге ирләр белән йөрүче хатыннарга шуны әйтәсем килә. Йөрсәгез йөрегез хатыннар гаиләле ирләр белән, бозык салмагыз, нигә бозасыз гаиләләрне. Балаларның ни гаебе бар, үтенеп сорыйм, алай эшләмәгез, – дип өзгәләнә Лида апа.

Аллаһ Тәгалә бу гаиләне сабырлыклар биреп, башка хәсрәтләр, сынаулар китермичә, килер көннәрендә балаларының бәхетенә шатланып, сәламәт яшәтсә иде.

Зәмирә СӘМИГУЛЛИНА, Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев