Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәлебез-әхвәлебез

Олы Саурыш авылының исеме ”сау” һәм “арыш”сүзләреннән килеп чыккан дигән фикер бар

Теләче районындагы Олы саурыш авылының үткәне, бүгенге хәле нинди?

Теләчедән көньяк-көнчыгыш якка 23 чакрым китеп Мишәнең сул кушылдыгы ярында - Олы Саурыш авылы урнашкан. Авылга нигез салынуы Казан ханлыгы чоры документларына барып тоташа. Авылның бүгенге урнашу урыны бу урында түгел, ә төньякка таба 1 чакрым ераклыкта, Казаннан Мамадышка баручы иң зур юлда урнашкан була. Ләкин бу урында яшәү бик авыр булган. Төрле юлбасарлар бу юлдан килеп, авылны талаганнар. Ул вакытта Саурыш авылы нибары 3 ихатадан гына торган, шуңа күрә юлбасарларга каршы тора алмаганнар. Хәзерге Саурыш урнашкан урынга Янсуар авылыннан Петеркеев атлы морза күченгән һәм шул йортларда яшәүчеләрне үзенә чакырган. Бер ихата ризалашып шушы җирлеккә күченгән, калган 2 утар башка җирләргә киткән.

Ул вакытта җирлек һәр яктан урманнар белән уратып алынган булган. Петеркеевның күп җирләре һәм күп йорт терлекләре булган, шулай ук умартачылык белән шөгыльләнгән. Аның 4 улы булган. Беренчесе Евдоким, икенчесе Матфей, өченчесе Григорий дип атала, ә 4 нче улы хәрби хезмәткә китә һәм анда генерал була. Башта ул Петроградта хезмәт итә, ә аннары Казанга кайта. Петеркеевның өч улыннан авылда 3 фамилия киткән: Евдокимовлар, Матвеевлар, Григорьевлар.

1887 нче елда авылда керәшеннәр 294 ир-ат һәм 289 хатын-кыз, татарлар 36 ир-ат һәм 27 хатын-кыз яшәгән. Авыл исеменең килеп чыгышы ”сау” һәм “арыш”сүзләрен бергә кушканнан гыйбарәт. Бу авылда чакрымга сузылган ике урам, йортлары җыйнак, төзек булган.Урамның берсендә татарлар, икенчесендә керәшеннәр яшәгән. 1868 елда авылда изге Гурий кардәшлегенең ирләр мәктәбе, 1898 елда хатын - кызлар мәктәбе ачыла. 20 гасыр башында (1904-1917 еллар) биредә Козьмодемьян чиркәве эшли. Тимерлек, 2 вак кибет булган. Авылда шулай ук мәчет тә булган, бу авылның үзенчәлеге, анда ике динне хөрмәтләп ут күршеләр яшәгән. Авылда ике зират бар: төньягында-мөселман, ә көньягында керәшен зираты урнашкан. Вафат булганнарны һәр дин үз йолалары буенча шунда җирләгән.

Авыл үзенең административ-территориаль бүленеше буенча Казан губерниясе Мамадыш өязе Елыш волостена караган.Җирле халык тире иләп, баш киеме, кайры тун тегеп, тимерчелек эше, балта осталыгы, игенчелек, терлекчелек һәм яшелчә үстереп, умарта асрап көн күргән. Крестьян хуҗалыкларында ат, сыер, дуңгыз, сарык асраганнар. Тегүчелек белән бу чорда ир-атлар гына шөгыльләнә, көзге кыр эшләре тәмамлану белән ярдәмче итеп улларын ияртеп Оренбург,Уфа губерналарына китәләр. Авыллар буйлап йөреп киемнәр теккәннәр. Язгы кыр эшләре башлану алдыннан барлык һөнәрчеләр хуҗалыкларына кире әйләнеп кайтканнар. Олы Саурыш керәшеннәре Пасха, Тройцын бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр.

1904 нче елга кадәр авылда чиркәү булмаган, ул Әбде приходына караган. Беренче священнигы Яков Семенович Семенов булган.1920 нче елларда авылда”Татарстан”исемле күмәк авыл хуҗалыгы артеле оеша, аның җитәкчесе итеп Шаһимәрдановны билгелиләр.Ул чорда хуҗалык саны 240 ка җитә.1930 нчы елларда артельне икегә бүлеп “Урожай” һәм “Маршал Конев” күмәк хуҗалыгы ясыйлар. 1938 нче елда Олы Саурыш авыл советы оеша, аңа дүрт авыл кергән: Олы Саурыш, Түбән Саурыш, Олы Мишә, Җәнәй авыллары.1941-1945 нче елларда Олы Саурыштан 86 кеше Бөек Ватан сугышына китә, тик аннан 11 кеше генә әйләнеп кайта.

Сугыш елларында авыл халкы эвакуацияләнгән ватандашларыбызны да сыендырган. Сугыш беткәч,алар кире үз якларына кайтып киткәннәр.Сугыштан соңгы елларда колхозларны күмәкләштерү чорында авылда Ленин исемендәге зур колхоз үзәге ясыйлар. Шул чорда керәшен егете Матвеев Даут хезмәттәге уңышлары өчен Хезмәт Кызыл байрагы һәм Ленин орденнары белән бүләкләнә.

1970 нче елда колхоз үзәген Олы Мишә авылына күчерәләр,бер чакрымга сузылган йөз хуҗалыклы матур, нык тормышлы авыл тарала башлый.Авыл халкы күпләп шәһәр җиренә күченә,сигезьеллык мәктәп яңа бинага күчә,ә авылда мәктәп башлангыч булып кала.

Шунысы игътибарга лаек, керәшен шагыйре, язучы, драматург, тәрҗемәче, җәмәгать эшлеклесе – Давид Саврушевский Олы Саурыш авылында туган. Иҗади псевдонимы да туган авылы исеме белән бәйле.

Бүгенге көндә авыл тыныч тормыш белән яши. 2015 елда октябрь аенда авылга 1.8 км. озынлыкта ташлы юл салына, газлаштырылган, фап бар. Бүген Олы Саурыш авылында 45 хуҗалыкта 97 кеше яши, 10 хужалыкта керәшеннәр тормыш итә.

Чыганак.

Мәгълүматны Юрий Емельянов әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев