Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәлебез-әхвәлебез

Лидия Пасыева: “Бала ата-анага да, укытучыга да ачык булсын”

35 ел буе укучыларга белем бирүче остаз, Мамадыш районының Усали авылыннан карендәшебез Лидия Пасыева белән мәктәптәге милли һәм патриотик тәрбия, укытучы белән укучы мөнәсәбәтләре, яшь педагогларның укытырга килмәү сәбәпләре турында сөйләштек.

Ул бернәрсәгә дә битараф түгел. Туган як, мәктәп, укучылар, керәшенлек, хәтта, дөньядагы политик хәлгә дә. 35 ел буе укучыларга белем бирүче остаз, Мамадыш районының Усали авылыннан карендәшебез Лидия Пасыева белән мәктәптәге милли һәм патриотик тәрбия, укытучы белән укучы мөнәсәбәтләре, яшь педагогларның укытырга килмәү сәбәпләре турында сөйләштек. Әлеге әңгәмәне газета укучыларыбызга да тәкъдим итәбез. 

“Туганнан бирле укытучы булырга хыялландым”

– Лидия Семёновна, үзегез белән якыннанрак танышыйк әле. Укытучы һөнәренә кайчан һәм ни сәбәпле алындыгыз? Гаиләгездә укытучылар бармы?

– Мин Усали авылында туганмын, ләкин паспортта Владимирда туган дип язылган, чөнки әти-әнием – Владимирныкы, әби-бабаларым шунда гомер итте. Әти-әниләр җыелышка китәсе булса да, каникулларда да Владимирга менгереп куялар иде. Элек бит август конференцияләре өчәр көн була, әти-әниләр җыелышларга куна китә торган иде. Машиналар да, юллар да юк заманнар бит ул... Әти- әниләрем дә укытучылар булып эшләде. Җыр-музыка буенча да, үз фәннәре буенча да мактаулы укытучылар булдылар. 4-5 яшьтә үк укырга-язарга өйрәнгәнмен. Кызык итеп, урындыкка бастырып, газета укыталар иде. Курчаклар белән дә “адәмчә” уйный белмәдем, “укыттым” гына мин аларны. Кечкенә дәфтәрләр ясап, башта хаталы язып, аннары кызыл паста белән төзәтеп, “надан”нарына үлә-бетә “аңлатып”“чиләнгәннәремне әле дә хәтерлим...

Туганнан бирле укытучы булырга хыялландым, бүтән һөнәр кешесен күргән булмагангадыр инде ул. Казанда югары урыннарда эшләгән бер туганыбыз: “Сеңелем, финанс-экономика институтына берсүзсез кертә алам”, – дигәч, ничек кайгырганнарымны белсәгез! Рус теле укытучысы булырга хыялландым. Укытучым Тәнвирә Шәйдуллинаның роле зур булды. Физика укытучысы Илдус Камаловның да: “Тәнвирә апаң сүзе белән рус теленә барасың инде син, физика-математика буенча китсәң ни була инде?” – дигәнен дә онытмыйм. Соңгы елларда тарих, җәмгыять белеме укытам, аның үз сәбәпләре бар... Рус теле укыткан чакларымны бик сагынам, ләкин тарихның үз кызык яклары бар.

– Эшли башлаган еллар белән чагыштырганда, ул вакыттагы һәм хәзерге мәктәп баласында нинди аермалыклар бар? Шушы еллар эчендә балага тәрбия бирү ысуллары, тәртибе үзгәрдеме? Укучы һәм укытучы мөнәсәбәтләре ни дәрәҗәдә?

– 1988 елда Алабуга дәүләт педагогия институтындагы филология факультетының рус теле укытучылары әзерли торган бүлеген тәмамладым. Шуннан бирле берөзлексез эштә. Балалар белән декрет ялында да утырмадым, чөнки укытучылар юк, зинһар килегез, дип эшкә чакырдылар. Балаларымны каенанам карады. 35 ел укытучы булып эшлим. 90нчы елларда укыган балалар белән хәзергеләре арасындагы аерманы әйтә алмыйм. Ул елларда укытып туктап, хәзер яңадан укыта башласам, бәлки әйтер идем. Өзлексез укытканда алай кискен үзгәрешләр күрмим. Ул вакытта да бик яхшы укучылар һәм фәнне авыр үзләштерүчеләр бар иде, хәзер дә шулай. Элекке укучылар китап укый иде, хәзер андыйлар бермә-бер кимеде. Без төрле викторина, бәйгеләргә сорауларны китаплардан эзләп таба идек, хәзер – интернет. Андый аермалыклар бар инде. Тәртип мәсьәләсенә килгәндә, элеккеләр тәртиплерәк иде, дип тә әйтә алмыйм. Шәһәр мәктәпләрендә аерма сизеләдер ул, сүз дә юк. Беренчедән, авыл баласы икенче бит ул. Анда авыл тәрбиясе, “кеше ни әйтер” дигән тәрбия бар бит әле. Икенчедән, авыл мәктәбендә санаулы гына бит алар хәзер. Барысы да уч төбендәге кебек. Аннары, тәрбия – семьядан ул, әти-әнидән. Әти-әнинең мәктәпкә, укытучыга карата фикере нинди булуы, көзгедән чагылган кебек, балада күренә.

“Патриотлык ул яныңдагы кешеләрне хөрмәт итүдән башлана”

– Сезнеңчә, хәзерге мәгариф системасында мәктәпләрдә милли тәрбия бирү буенча сәгатьләр җитәрлекме?

– Тәрбиянең әлеге төренә совет заманында да аерым сәгатьләр юк иде. Хәзер дә юк. Берара “милли региональ компонент”ка басым ясау булып алды. Аны бит бер кешенең дә бетергәне юк. Куллан шул “милли региональ компонент”ны, кем тыя?!

Милли тәрбия өчен мәктәптә класстан тыш чаралар бар. Мин эшли торган Усали урта мәктәбе – совет чорыннан ук сакланып килгән татар мәктәбе. Анда күрше керәшен авылларыннан да килеп укыйлар. Матур бәйрәм итеп, “Олы көн”не дә уздырабыз. Усали мәктәбендә укыткан мактаулы укытучылар – керәшен кешеләре, Владимир, Албай авылларыннан чыккан, Усалида урта белем алган мактаулы хезмәт ияләренә багышланган чаралар уздырганым бар. Беркемнең бер сүз әйткәне юк. Усали авылы культура йортында – горурлыгыбыз Нәҗип абый Нәккаш-Исмәгыйлевкә дә, икенче күренекле шәхесебез Георгий Ибушев иҗатына багышлап та кичәләр уздырдым. Икесе белән дә аралашып торам. Усали ул яктан бик толерант авыл. Гомер буе керәшеннәр белән яшәгәнгәдер инде. Күршедә яшәгән Гөлбикә, Шәргыя, Рәйсә әбиләр әни пешергән ризыкларны рәхмәт укып ашады, сөт керткәндә сыерыбызның исән-сау йөрүен теләделәр. Намаз укый торган әбиләр ризыгыбызны хәләл түгел дип тә утырмады, кяфер дә димәде үзебезне.

– Күптән түгел мәктәпләрдә “Мөһим нәрсәләр турында сөйләшү” дәресләре булдырылды. Һәр яңа атнаны линейка ясап, гимн тыңлап, ил флагы күтәрүдән башлау дөрес дип уйлыйсызмы?

– Кирәкле дәрес бу. Тәрбиянең бер чарасы. Атнаның гимн тыңлаудан башлануы беркемгә дә зыянлы түгел. Хәзер укучыларыбыз Россия гимнының сүзләрен дә, Татарстанныкын да яттан белә. Без, өлкән укытучылар, һаман буталабыз әле, СССРныкына кереп китәбез. Пионер, комсомол оешмалары зур тәрбияви көчкә ия булган. Бу бушлыкны тутырырга кирәк иде. Шушы илдә яшәп, “социаль челтәрләр”дә илебезнең дошманы булып утыручыларны да күрәм. Аларга: “Сез генә бик акыллы инде, болгавыр чорда да, Ватан сугышында да, Бөек Ватан сугышында да бабаларыбыз илебездә бергә булып, бердәм булып, шушы Ватаныбызны саклаган. “Россия халкыннан аерылыйк, дошман ягына күчик, руслар белән бергә булганчы, поляк, швед, француз, немецлар белән бергә булыйк!” – дип, берсе дә әйтмәгән”, – дип искәртү урынлы.

Берничә көн элек кенә “Парламент дәресе” уздырдым. Патриотлык темасын болай дип аңлаттым: “Патриотлык – хәрби кием кию, пилоткалардан утыру гына түгел, бер мәктәптә укыган иптәшләреңне, авылдашларыңны хөрмәт итүдән башлана ул. Авырлык килгәндә, иптәшләреңә, авылдашларыңа, туган илебезгә ярдәмгә ашыгу, аны дошманнардан саклау, илебезне саклаган геройлардан үрнәк алу. Илебез авырлыклар кичергән чорда аны ташлап китүчеләрне патриот дип атап булмый инде, гыйбрәт дип кенә була”.

“Эзләнүне күңел кушканга эшлисең”

– Туган якны өйрәнүгә дә зур игътибар бирәсез. Дәресләрдән тыш, укучылар белән төрле эзләнү-тикшеренү алып барасыз, фәнни-практик конференцияләрдә катнашасыз. Укучылар бу тема белән кызыксынамы? Әллә инде Сез кушканга гына эшләргә мәҗбүрме? Нәтиҗәләр нинди?

– Әйе шул, булдыра алган хәтле туган төбәк тарихын өйрәнәм, укучыларымда да кызыксыну уятырга телим. Аннары кызыксыну даирәсе дә киң бит минем. Усали да, Владимир да бар. Бер шулай күрше Берсут-Сукачи буенча да эзләнү эше язган идек. Анда борынгы гарәп язулы 1536 елгы таш бар. Өйрәндек шуны. Конференциягә килдек. Жюрида шушы ташны өйрәнгән галим – Ирек Һадиев үзе утыра! Каушап төштек. Аннан да уздырып нәрсә сөйли алабыз инде?! Ләкин ул безне шул кадәр канатландырды, ул кабер турындагы халыктан җыелган легендаларны туплаган идек, ул да бик ошады аңа. Урын алып кайттык!

Укучыларны конференцияләргә йөрергә мәҗбүр итмим, теманы тәкъдим итәм, үземдә җитәрлек материал булса да, эзләнергә этәрәм. Шулай да бер укучым тәкъдимемә каршы килде. “Лидия Семёновна, андый конференцияләрдә бер дә йөргәнем юк, сөйли дә белмим, каушап төшәчәкмен, каушавымнан тотлыга башлыйм. Сезгә булышырмын, ләкин башка укучы катнашсын”, – диде катгый итеп. Аңа җавап итеп: “Ә мин сиңа ышанам!” – дидем. Республикакүләм конференциядән 1нче урынны алып кайттык! Керәшен егете иде ул. Ышанычны аклады бит. Студентлар белән очрашуда бер укучым: “Укытучылар конференцияләрдә катнашырга тәкъдим ясаса, каршы килә күрмәгез. Вузда укыганда аудитория каршында чыгыш ясаганда бик булыша ул!” – диде.

Бер укучым конференциягә положение күтәреп килгән. Катнашасы килә икән моның. Темасы: “Социаль процессларны стабильләштерү юлында ислам диненең роле”. “Белмим, булыша алмыйм!”– дип әйтиммени ул балага? Күршедә бер корбан ашыннан, корбан итеннән калдырмый торган хөрмәтле муллабыз Гыйльметдин абый Зыятдиновтан да, үзебезнең керәшен священникларыннан да ярдәм сорадым. Булыштылар.

Эзләнү эшен мәҗбүри эшләп булмый, аны күңел кушканга эшлисең. Владимир, Албай, Чия башы авылларының чиркәү, приход мәктәпләре тарихы буенча язганнарым бик күп җыентыкларда урын алды. Экологик мәсьәләләр буенча язылган эзләнү эшләребез басылган җыентыклар да бар. Җәмгыять белеме киңкырлы фән бит ул. Милләтара мөнәсәбәтләр буенча да чыгыш ясаганыбыз бар, патриотик тәрбия бирү юнәлешен бик яратам. Дәрес, класстан тыш чаралар буенча эшкәртмәләремне “Мәгариф” журналы басып тора. Соңгы 15 елда 22 эшкәртмәм чыккан.

“Яшьләрне яратам”

– Киләчәктә укытучы һөнәренең асылы нидә булыр дип уйлыйсыз? Ни өчен хәзерге яшьләрнең, укытучы һөнәрен үзләштерсәләр дә, мәктәптә балалар белән чиләнәселәре килми?

– Укытучылык һөнәренә вузда укып кына өйрәнеп була дип уйламыйм мин. Сәләт ул. Җырлау, рәсем ясау шикелле. Ул я бар, я юк. Педвузлар студентларсыз тилмерми, яшьләр укый. Мәктәпкә дә кайта. Ләкин озак тоткарланмыйлар шул. Мәктәпләрне хәзергә пенсионер әбиләр тотып тора. Монысы яшерен-батырын түгел. Яшьләр ник килми? Барысы да сәләтсезме? Юк, билгеле. Укытучы үзе дә яклауга мохтаҗ ул хәзер. Бер булган вакыйганы сөйлим әле. Белоруссия мәктәпләренең берсендә була бу хәл. Укучы укытучыны чыгырыннан чыгара. Укытучы түзеп тора алмый, малайның яңагына суга. Укытучыны эштән куалар, юридик җаваплылыкка тарталар. Белоруссия президентына килеп ирешә әлеге вакыйга. Александр Лукашенко: “Укытучыга гаеп такканчы, сәбәпләрен ачыклагыз. Укучының тәрбия дәрәҗәсе нинди? Нишләп ул 40 ел эшләгән мактаулы укытучыны шушы хәлгә җиткергән?” – ди. Сәбәпләрне ачыклыйлар, укытучыны эшенә кире кайтаралар. Мондый хәлдән Алла сакласын инде! Укытучыны яклап әйтү түгел бу. Ләкин ул, чыннан да, яклауга мохтаҗ. Мәктәп бүген ата-ана кубызына бии шикелле. Укучыга тавыш күтәрәсең икән, син гаепле. Бер дә тавыш күтәрмичә генә тәрбиялиме ата-ана баланы өйдә? Юк. Ә укытучыга ярамый. Белем бирүчене кем яклый бүген? Кызганыч, әйтә алмыйм. Яшьләр без түгел, гаепле булып азапланмый ул, китә дә бара.

– Хәзерге заман балаларына карап, нәрсә өчен шатланасыз, ә ни өчен борчыласыз?

– Бала элек тә, хәзер дә бала инде ул. Бала ата-анага да укытучыга да ачык булырга тиеш. Мин бер вакытта да укучыларыма: “Барын-югын әти-әниләрегезгә кайтып әйтмәгез”,– дип өйрәтмәдем. Проблемалары булса, кемгә кайтып әйтергә тиеш соң ул аларны? Эч пошуыгыз, үзара каршылыкларыгыз булса, миңа әйтегез, дип өйрәтәм класстагы балаларны. Укытучы укытучы шул инде ул, дистанция саклана алай эч серләрен килеп сөйлиләр, дип әйтә алмыйм. Элек мәктәп хәлләрен өйгә кайтып сөйләү дигән әйбер гел булмады инде. Укытучыдан да куркып торылды, әти-әнидән дә. Хәзерге заман баласы аралашып үсә, тормышка яраклырак та әле. Безгә бик гади тоелган кайбер әйберләрне белмәсәләр дә, үзләренә кирәкне яхшы белә хәзерге яшьләр. Мин үзем яшьләрне яратам. Килештереп кисәләр – модаларын да, чәч прическаларын да... Ә менә күлмәк белән кроссовка кигәннәрен кабул итә алмыйм инде. Үзләренә дә әйтәм. Матур кичәләрдә күзгә карап, елмая-елмая кроссовкаларын салып, туфли киеп куялар... Укытучы яшүсмерләрне аңламаса, гел кисәтү ясап, гел өйрәтеп кенә торса, алар белән уртак тел табып булмый, дип уйлыйм.

– Кызыклы әңгәмә өчен зур рәхмәт, Лидия Семёновна. Авыр һәм дә мактаулы эшегездә зур уңышлар телибез.

Әңгәмәне Юлия ГУБИНА әзерләде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев