Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәлебез-әхвәлебез

Кем ул керәшен хатын-кызы?

Питрәч районының Көек авылыннан Светлана Максимова «Керәшенчә марафон» кысаларында керәшен хатын-кызына хас булган сыйфатлар турында сөйләде.

— Һәрбер тюльпан, роза гөле, ромашкалар үзгә булган кебек, һәрбер кеше үзенчә була. Мин барлык керәшен хатын-кызлары турында да яза алмыйм. Шуңа күрә, әбиләремне күзаллап, үземнең ыруымның гүзәл затлары турында язып карармын.

Иң беренче чиратта, керәшен хатын-кызы — иманлы. Ул Ходай белән бергә яши. Минем җырак әбиемнең тәтәсе, карт бабам Пити (Петр) 27 яшендә өйләнергә була — 17 яшьлек Кәтернәне урлап алып кайта. Иң беренче балаларын алар 7 ел көтәләр. Ул вакыт эчендә яшьли кияүгә чыккан кызга күп сүз ишетергә туры килә. Биеме белән биятайларының «бу кыз — кысыр», диеп, улларына икенче хатын эзли башлавы соңгы тамчы була. Моны ишеткәч, Кәтернә әби, тәре каршына килеп, елый-елый, чукына-чукына. «Я, Ходаем! Питидән мәңге аерыласым юк. Аерсаң, үзең генә аер», — дип иманнарын әйтә. Биемнәре күреп алалар, «чү-чү, килен», дигәннән бүтән сүз әйтергә батырчылык итмиләр. Бу хәл иман көче турында сөйли. Кәтернә әбием биятайлары белән дә сүз куертмый, аерылып та кайтып китми, ә чын күңеленнән Ходайдан ярдәм сорый... Пити бабай белән Кәтернә әби 5 бала үстерәләр.

Керәшен хатын-кызы эшчән һәм бик тырыш. Җырак бабамның нәнәсе Авдотья сугыш елларында тол кала. Кулында 4 яшүсмер бала була. Кабаттан кияүгә чыкмый, шул балаларны берүзе аякка бастыра.

Керәшен хатын-кызы үзе җор телле, үзе үткен, үзе җыруга оста. Минем үз әбием Үлкә (Ольга) аш-су вакытында бигрәк тә сүзгә дә, җырга да оста булган. Әти белән әни дә аннан күп йолаларны өйрәнеп калганнар. Әбием, хәтта, бабам белән сүзгә килгәндә дә, бик матур итеп ачулана белгән: «Ибан! Без бу дөньяда ике әйбәт бар, дип яшәдек. Бер әйбәт — син дә, икенче әйбәт — мин. Ник болай иттең инде, Ибан?!». Бабай да ана каршы сүз әйтмәгән: «Яра-а-ар, Улкә», — диеп, эшен эшләгән.

Керәшен хатын-кызы күп эшкә оста булса да, үзенең бәясен дә белә. Гел баш иеп кенә йөрми. Шулай, җырак әбиемә бервакыт бабай утын өйдертә. Әби ул утын әртәнәсен шуның кадәр оста итеп өя! Иртән көтү куганда бер генә утын агачын тартып ала да, әртәнә җимерелеп төшә. Бабай бу эшне әбигә бүтән тапшырмый.

Керәшен хатын-кызы ачык йөзле, сабыр, кул эшләренә, аш-суга оста. Ирне ир итеп, кирәк чакта муен булып тора белә. Чибәр, ярдәмчел, тапкыр һәм кунакчыл ул. Боларның барысын да мин үз әниемнән күреп үстем.

Хатын-кыз булуыбызны онытмыйча, ирләргә ир булырга мөмкинлек калдырып, балаларыбызны матур гаиләдә, мул тормышларда үстерергә язсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев