Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Зәйнең “Теремкәй” бакчасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы тантаналы төстә ябылды

Бәйрәмдә мәгариф идарәсе башлыгы Эрнст Сәфәргалиев, “Ак калфак” татар хатын-кызлар оешмасының җирле бүлеге җитәкчесе Энҗе Әхмәтҗанова, милли-мәдәни үзәк җитәкчесе, Татарстан халыклары ассамблеясының Зәй вәкиле Роза Гатауллина катнашты

16 декабрьдә “Теремкәй” бакчасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елын ябу тантанасы булды. Елны ачу чарасы да әлеге бакчада оештырылган иде. Бу очраклы түгел, чөнки "Теремкәй" бакчасы дүртенче ел инде махсус проект - Татарстан биләмәсендә яшәүче халыклар мәдәнияте, гореф-гадәтләрен саклау буенча эшчәнлек алып бара. Бакча “Мәгарифтә инновацион программалар” муниципаль программасы кысаларында район башлыгы грантын отып, “Мин яшәгән төбәк - Идел буе” проектын тормышка ашыра. Бу уңайдан биредә республика тәрбиячеләренең төбәк туры семинары да оештырылды.

Агымдагы елда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге, Туган як еллары кысаларында бакчада шактый чаралар оештырылды, биредә тәрбияләнүче нәниләр районкүләм чараларда катнашты. “Кечкенә блогер” төбәк конкурсы да биредә оештырылды. Бәйгедә әлеге бакчадан Ирина Ладыгина “Ватан нәрсәдән башлана?” номинациясендә уңышлы чыгыш ясады. Әлеге бакчадан Богдан Шургин исә IV Халыкара "Җәлил укулары" әдәби бәйгесенең район турында җиңү яулады. 
 
Бакча мөдире Рәзинә Борһанова кунакларны сәламләп, бакча һәм Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан башкарылган эшчәнлеккә нәтиҗә ясады. Проект буенча башкарылган эш кызыл җеп булып сузылып барды.
- “Теремкәй” бакчасында ныклы капиталь ремонт эшләре алып барылды. Аның эче дә, тышы да танымаслык булып үзгәрде. Биредә коллектив хәзер җылы, уңайлы шартларда эшли. Һәр коллектив - үзе бер зур гаилә. Гомумән, без бер команда, бербөтен булып эшлибез, - диде чыгышында Эрнст Сәфәргалиев.
Бәйрәмне “Теремкәй”  “Кояшкай” бакчасы һәм “Адымнар” татар мәдәнияте клубы белән берлектә оештырды. Әлеге чара малай-кызларда туган телгә хөрмәт, ватанпәрвәрлек хисе тәрбияләү максатыннан узды. Һәр чыгыш үзгә, кабатланмас булды. Грант акчасына алынган милли киемнәрдән булган балалар чыгышы көчле алкышларга күмелде.
Чараның башыннан ахырына кадәр Татарстан биләмәсендә яшәүче халыклар мәдәнияте чагылыш тапты.
- Районда алты милли-мәдәни берләшмә эшли. Аларның барысының да максаты - милләтләрнең телен, мәдәни мирасын, динен, гореф-гадәтләрен саклау, аларны киләчәк буынга җиткерү. Зәйдә май аенда Татарстан халыклары Ассамблеясы Советы президиумының күчмә утырышы оештырылу очраклы түгел. Анда катнашкан Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Зәйгә бу уңайдан яхшы яктан бәяләмә бирде, - ди Роза Гатауллина.
Соңыннан татар мәдәниятен үстерүгә, йола-гадәтләр саклауга, бәйрәмнәрне җанландыруга зур өлеш керткән бер төркем зәйлегә “Ак калфак” татар хатын-кызлар оешмасы, Татарстан халыклары ассамблеясының Зәй вәкиллеге һәм “Ак калфак” татар хатын-кызлар оешмасының җирле бүлеге Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Чара бөек шагыйребез Габдулла Тукайның “Туган тел” җыры белән тәмамланды.

Тулырак: http://zainsk-rt.ru/news/ya%D2%A3alyiklar/zyne-teremky-bakchasynda-tugan-tellr-m-khalyklar-berdmlege-ely-tantanaly-tst-yabyldy

Зәй офыклары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев