Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Зәйнең талантлы шәхесләре

Михаил Егорович Герасимов - геология-минералогия фәннәре докторы, Кырым фәннәр академиясе академигы, Россия геология җәмгыятенең Кырым бүлеге галиме, Украина нефть-газ академиясенең хакыйкый әгъзасы, Европа геоинженерлар Ассоциациясе әгъзасы


Михаил Егорович Герасимов 1935 елның 19 июнендә Зәй районы Югары Баграж авылында дөньяга килә. 1942 елда Югары Баграж җидееллык мәктәбенә 1 сыйныфка укырга керә. Михаил Егорович тулы булмаган урта белемне нәкь шушы мәктәптә ала.

Югары Баграж җидееллык мәктәбен яхшы билгеләргә генә тәмамлаганнан соң, укуын дәвам итәргә карар кыла. Михаил Егорович математик булырга хыяллана, әмма конкурс буенча узмый. Ул геолог булу турында уйланмый, 50 елларда Татарстанда геофизиканың абруе артканга шул факультетка укырга керә.

1958 елда Казан дәүләт университетының геология факультетын “инженер геолог-геофизик” белгечлеге белән тәмамлый. Алты ел Бөгелмә шәһәрендә “Татнефтегазгеофизика” Минзәлә кыр геофизик экспедициясенең инженер-операторы булып эшли.

1964 елдан Кырым геофизик экспедициясенең өлкән инженеры булып “Днепрогеофизика” трестында хезмәт итә. 4 елга Польшага Краков геофизика предприятиесенең өлкән инженеры булып җибәрелә. 1972-1997 елларда “Крымморгеология”, “Крымгеология” “Укргеофизика” берләшмәсенең өлкән инженеры, бүлек җитәкчесе, баш геофизигы булып эшли.

М.Е.Герасимов геологик-геофизик мәгълүматларны интерпритацияләү өлкәсендә югары квалификацияле белгеч буларак мәгълүм.

Михаил Егорович докторлык диссертациясен ВНИГНИИда (Мәскәү шәһәре) яклый. Кырым-Кара диңгез төбәгенең ,рифт системалары нигезендә, беренчел гомумиләштерелгән структур карталарын төзүдә кординатор һәм башкаручы булып тора, алар нигезендә 15 тән артык углеводород чыганагы ачылган.

-1964 елдан башлап, Кырымда барлык нефть-газ ачышларына мин туры мөнәсәбәттә. Стрельковский ятмасыннан башлап, алга таба Керчь ярымутравында, Тарханкут тигезлегендә һәм алга таба диңгездәге башка ачышлар минем туры катнашымда үтте, -ди Михаил Егорович.

Герасимов Михаил Егорович Симферополь шәһәренең геологлар ассоциациясе президенты итеп сайлана, Кырымның Россия Федерациясе составына керүеннән соң, Россия геология җәмгыятенең Кырым бүлеген оештыручы.

“Фидакәрь хезмәт”е өчен Л.И. Лутугин медаленә, “Украина җир асты байлыкларының мактаулы разведчигы” , “Хезмәт ветераны” исемнәренә лаек.

2019 елның 7 гыйнварында вафат.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев