Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Зәйне шәһәр итүдә өлеше зур

Зәй күренекле, актив ветераннары белән данлыклы. Шуларның берсе - данлы, мактаулы юл үткән шәһәрдәшебез Семен Савельев.

Бу көннәрдә ветеранның шатлыклы көннәре: тормыш иптәше  Ольга Герасимовна белән бриллиант туйларын билгеләп уздылар. Аларны 60 ел бергә гомер итүләре белән ЗАГС бүлеге һәм автоклуб хезмәткәрләре котлады.
Савельевлар  Семен Филипповичның әти-әнисе яшәгән Самара өлкәсе  Васильевка авылында танышалар. Ул елда Семен  армиядән кайткан, ә 16 яшьлек Ольга алар күршесенә кыш чыгарга килгән була. Армиягә кадәр Семен тракторчы булып  чирәм җирләре сөрүдә катнаша. Һәм биредән десантчылар артиллерия  частенә хезмәт итәргә алына. Армиядән кайткач, туган авылына тракторчы булып эшкә урнаша. Ольга белән  танышып, бер-берсен тиз ошаталар алар. Егет  тыныч, хезмәт сөючән кыз белән гаилә дә кора. Шулай итеп, моннан 60 ел элек Савельевлар  гаиләсе туа. Башта дистә елга якын алар әти-әниләре белән яшиләр.Биредә аларның ул-кызлары  - Владимир, Ирина, Надежда һәм Наталья туа.

– Ольга яхшы хуҗабикә булды, хуҗалык эшләрен башкарырга, балалар үстерергә дә өлгерде. Колхозда да тырыш хезмәт куйды, – ди Семен Филиппович.

Тырыш тракторчы тора-бара колхоз рәисе була. Бу чорда ул ЦК КПСС каршындагы партия мәктәбен тәмамлый. Һәм юллама буенча Чаллыга КАМАЗ заводы төзелешенә эшкә җибәрелә. Данлы гигант төзелешен яхшы хәтерли ветеран. Бер җирдән икенче җиргә күченеп йөри төзелеш остасы.  1973 елда ул Яңа Зәй поселогына күченеп килә. Гаилә башлыгы биредә төзелеш һәм коммуналь тармакта хезмәт куя. 1975-1978 елларда Семен Савельев Яңа Зәй поселогы Советы рәисе була. Ул елларны зәйлеләр яхшы хәтерли булыр.

– Башлыча миңа коммуналь мәсьәләләр белән шөгыльләнергә туры килде. Аннан төзелеш юнәлешенә игьтибар зур булды, халык бараклардан  капиталь йортларга күчерелде. Зәй шәһәре оештыру мәсьәләсе дә килеп басты, - дип искә ала ул елларны Семен Филиппович.

РСФСР Югары Советының 1978 елның  апрель боерыгы белән Яңа Зәй эшчеләр поселогы республика буйсынуындагы Зәй шәһәре итеп үзгәртелә. Яңа туган шәһәр үз эченә Зәй һәм Мирный, Карамалы поселоклары, Воздвиженка, Бөгелде авылларын ала. Семен Филиппович.
 Кайда гына эшләсә дә,  хатын-кызлар хезмәтен яхшыртырга омтыла. 1978 елда аны ипи заводы директоры итеп эшкә билгелиләр. Ул чорларда завод 500 килограмм ипи пешереп, халыкка сатуга чыгара. Биредә он капчыклары ташыган хатын-кызлар хезмәтен җиңеләйтүгә дә игътибар итә. Гомумән, директор заводның бөтен системасын алыштыра, яңа производство көйли. Шул рәвешле, заводның ипи һәм башка күмәч ризыклары җитештерү куәте ике тоннага кадәр арта.

Ольга Герасимовна ресторанда пешекче, аннан сатучы булып эшли. Савельевлар дус-тату яши, ул-кызлары да алар үрнәгендә хезмәт сөеп үсә. Эштән соң алар бергәләп бакчада яшелчә, җиләк-җимеш үстерә.

Семен Филиппович лаеклы ялда да кул кушырып утырмый: һәрнәрсәдә актив, хәрәкәтчән. Уллары-оныкларына агачтан өстәл-урындык, яктырткычлар  ясау серләрен төшендерә.  Ольга Герасимовна да кул эшенә оста: оекбаш-бияләйләр бәйли, аш-суга, пешеренүгә  бик оста. Савельевлар бик бай: аларның 12 оныгы, 19 оныкчыгы бар. Ял көннәрендә йортлары балалары, оныклары белән тула.

Рәзимә Кашапова, "Зәй офыклары"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев