Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Зәйлеләр Федор Симашевны онытмый

Зәйдә Олимпия чемпионы турында истәлекләр яңартылып тора.

Районда ел ахыры вакыйгаларга бай. Аларның берничәсе якташыбыз, Олимпия чемпионы Федор Симашев исеме белән бәйле. Берничә көн элек кенә шәһәрдә капиталь төзекләндерүдән соң Федор Симашев исемендәге балалар спорт мәктәбе ачылса, бүген исә туган як тарихын өйрәнү музеенда күренекле якташыбызга багышланган күргәзмә ачылды. Шунысын әйтергә кирәк, әлеге күргәзмә музейның махсус бер залында оештырылып, алга таба даими эшли торган экспозиция булачак. Шулай итеп, Федор Симашев турында сөйләүче истәлекләрЗәйнең төп музейда үз урынын тапты. Биредә якташыбызның шәхси әйберләре,чаңгы спорты белән бәйле инвентарь, бүләкләре һәм башка 40тан артык экспонат урын алган.
Күргәзмә-залны ачуда Федор Симашевның туганнары - өлкән апасы Евдокия Павлова һәм аның улы Александр, Зәй спорт мәктәбенең беренче директоры Алик Чекашев (алар якташыбыз турында истәлекләре белән уртаклашты), чемпионның туган авылы Югары Баграж егете, чаңгы буенча танылып килүче яшь спортчы, Идел буе физик культура, спорт һәм туризм академиясе студенты Петр Коронов катнашты. Соңгысының тантанада катнашуы очраклы түгел, Петр 24- 25 декабрьдә "Ялта-Зәй" чаңгы спорты үзәгендә үтәчәк республиканың иң көчле чагычыларының Татарстан Чемпионаты һәм беренчелегендә катнашачак.
Тантанага 1нче мәктәм укучылары һәм җәмәгатьчелек вәкилләре дә чакырылган иде.
Николай Шамионов (Зәй офыклар)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев