Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Зәйдән гармунчы Николай Никитин вафат

Зәйнең оста баянчысы, гармуннарга җан өрүче Николай Никитин мәңгелеккә китеп барды

Николай Никитин Минзәлә районы Түбән Юшады авылында туа. Шунда унбер яшендә гармунда уйнарга өйрәнә. Хәрби хезмәтен үтәп кайткан егет Зәй шәһәренә килә. Читтән торып машина төзүчеләр техникумын тәмамлый. Утыз сигез ел ГРЭСта хезмәт куя.

"Ул ГРЭСта үзе эшләгән цехның баянчысы да булган. Ел саен районыбызда үткәрелеп килүче “Уйнагыз, гармуннар!” фестивалендә актив катнашты. Менә инде алты елдан артык безнең “Адымнар“ татар мәдәнияте клубының да алыштыргысыз баянчысы булды. “Кулыма гармун, баян алмаган көнем юк минем”,- ди иде Коля дәдәй. Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелгән уйнау сәләте белән бергә, чын осталарча гармун, баяннарны ремонтлап бирергә дә вакыт таба иде ул. Аның коллекциясендә төрле гармуннар һәм баяннар күп, аларны үзешчән сәнгатьтә кулланды, бүгенгә кадәр аларны кадерләп саклады.

Николай Александрович кебек үзенчәлекле гармунчылар булганга гына хәзерге вакытка кадәр халык байлыгы  сакланды. Коля дәдәй - кешелекле, гадел, һәркемгә ачык, кабатланмас якты шәхес иде. Урыны оҗмахта булсын! Аның гаиләсенә, туганнарына Аллаһы Тәгалә күркәм сабырлыклар бирсен. Аның якты истәлеге безннең күңелләрдә озак сакланыр", - дип яза "Зәй офыклары" газетасы.

Һәр иҗат кешесенең үз йөзе була.  Николай Никитинның да үз уйнау манерасы бар иде. Аны беркем белән дә бутап булмый. Ул уйный башласа, күңел түрләреннән нәрсәдер актарылып чыга, хәтердә үткән тормыш та, киләчәк язмыш та күз алдына килә. Гармунга мәхәббәт исә Коля дәдәйгә Минзәлә районы Түбән Юшады авылында яшәгәндә үк туа. Ул гармунда уйнарга унбер яшендә үзлегеннән өйрәнә. Моның өчен, әлбәттә, музыканы яхшы ишетү сәләте булу кирәк. Бу сәләтне табигать аннан кызганмаган. Кешелекле, ярдәмчел, йомшак күңелле булганы өчен табигать аны шундый сәләт белән бүләкләгәндер.

Хәрби хезмәтен үтәп кайткан егет Зәй шәһәренә килгән. Читтән торып машина төзүчеләр техникумын тәмамлаган. Утыз сигез ел ГРЭСта хезмәт куйган. Ул елларның авырлыгы да егетне иҗаттан биздермәгән. Киресенчә, авыр хезмәттән соң, кулына гармун ала торган булган. Шушы иҗат белән шөгыльләнү аны гомере буе озатып барган.

Менә берничә дистә еллар инде аның кулындагы гармун һәрберебез өчен таныш булган көйләрне сыздырды. Ул вакыттан бирле күпме көйләр уйналгандыр, тамашачылардан күпме  алкышлар яугандыр, санап бетерерлек тә түгел. Әмма Николай Александрович әле киләчәктә дә үзенең яраткан коралын кулдан ычкындырырга җыенмый иде. Тик тормыш без дигәнчә генә бармый шул...

“Гармун – минем бөтен тормышым”, - дияргә ярата иде ул. Гармуннан башка ул тормышын күз алдына да китерә алмады. Шулай булмаса, үз теләге белән 15 ел - инвалидлар җәмгыяте белән, 3 ел автоагрегат заводы кичәләрендә хезмәттәшлек итәр иде микән... Ул  ГРЭСта үзе эшләгән цехның баянчысы да булган. Ел саен районыбызда үткәрелеп килүче “Уйнагыз, гармуннар!” фестивалендә актив катнашты. Менә инде алты елдан артык безнең “Адымнар“ татар мәдәнияте клубының да алыштыргысыз баянчысы булды. “Кулыма гармун, баян алмаган көнем юк минем”,- ди иде Коля дәдәй. Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелгән уйнау сәләте белән бергә, чын осталарча гармун, баяннарны ремонтлап бирергә дә вакыт таба иде ул. Аның коллекциясендә төрле гармуннар һәм баяннар күп, аларны үзешчән сәнгатьтә кулланды, бүгенгә кадәр аларны кадерләп саклады.

Кызганыч, тик хәзер бу уен коралларында профессиональ уйный алырлык кешене сирәк очратасың. Николай Александрович кебек үзенчәлекле гармунчылар булганга гына хәзерге вакытка кадәр халык байлыгы  сакланды. Коля дәдәй - кешелекле, гадел, һәркемгә ачык, кабатланмас якты шәхес иде. Урыны оҗмахта булсын! Аның гаиләсенә, туганнарына Аллаһы Тәгалә күркәм сабырлыклар бирсен. Аның якты истәлеге безннең күңелләрдә озак сакланыр.

Тулырак: http://zainsk-rt.ru/news/ya%D2%A3alyiklar/zyne-osta-bayanchysy-garmunnarga-an-rche-nikolay-nikitin-mgelekk-kitep-bardy

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев