Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Зәйдән Анастасия Лазарева рус теленнән бердәм дәүләт имтиханын 100 баллга бирде

"Мин 85- 90 балл җыю өчен тырыштым. Имтихан вакытында максималь нәтиҗә - 100 балл җыю турында уйламадым", - ди ул

Зәй шәһәрнең 2нче мәктәбен тәмамлаган керәшен кызы Анастасия Лазарева рус теленнән бердәм дәүләт имтиханы нәтиҗәләре буенча 100 балл җыйган. Бу турыда "Зәй офыклары" газетасы хәбәр итә.

Анастасия 18 ел элек Михаил һәм Надежда Лазаревлар гаиләсендә туган. Кызның сүзләренә караганда, әти-әнисе аны тәрбияләүгә зур тырышлык куйганнар.

- Әти-әнием минем тормышымда бик зур роль уйныйлар, мин аларга чиксез рәхмәтле. Мин 2нче мәктәптә 4нче сыйныфта гына укый башладым. Бу мәктәпне, чыннан да, яраткан икенче туган йортыма әверелде, дип әйтә алам. Минем өчен барлык фәннәр дә үзенчә кызыклы. Шуңа күрә теге яисә бу фәнне аеруча яратам, дип әйтә алмыйм. БДИга әзерлек белән рус теле һәм әдәбияты укытучысы Валентина Александровна Кузнецова шөгыльләнде. Миңа калса, Валентина Александровнаның төп сыйфатларының берсе - аның ачыклыгы. Ул миңа теләсә кайсы мәсьәләдә ярдәм итте. Аның белән бергә кимчелекләрне бетерү өстендә даими эшләдек. Рус теле имтиханнар тапшыру фәннәре исемлегендә минем өчен беренче фән иде. Ә беренче имтиханы, билгеле, дулкынландыргыч була. Имтиханда соңгы минутлар иң авыры булды. Вакыт җитмәү, җавапларга икеләнеп карау - болар барысы да зур балл җыю өчен авыр булды. Сер түгел, һәр чыгарылыш сыйныф укучысы рус теленнән күбрәк балл җыярга тырыша. Мин дә 85- 90 балл җыю өчен тырыштым. Имтихан вакытында максималь нәтиҗә - 100 балл җыю турында уйламадым. БДИ нәтиҗәләре игълан ителгәннән соң инде шактый вакыт узды, тик мин әлегә кадәр бу хәлгә ышана алмыйм,- ди ул.

Настя киләчәген медицина белән бәйләргә тели. "Медицина вузына укырга керергә планлаштырам. Минемчә, табиб - иң изге һөнәр. Әлеге хезмәт зур тырышлык таләп итә, әмма мин тормышымны кешеләргә хезмәт итүгә багышларга әзер, - ди ул.
 

Шәһәрнең 2нче мәктәбен тәмамлаган Анастасия Лазарева районыбызда рус теленнән бердәм дәүләт имтиханы нәтиҗәләре буенча 100 балл җыйды. Анастасия 18 ел элек Михаил һәм Надежда Лазаревлар гаиләсендә туган. Кызның сүзләренә караганда, әти-әнисе аны тәрбияләүгә зур тырышлык куйганнар. - Әти-әнием минем тормышымда бик зур роль уйныйлар, мин аларга чиксез рәхмәтле. Мин 2нче мәктәптә 4нче сыйныфта гына укый башладым. Бу мәктәпне, чыннан да, яраткан икенче туган йортыма әверелде, дип әйтә алам. Минем өчен барлык фәннәр дә үзенчә кызыклы. Шуңа күрә теге яисә бу фәнне аеруча яратам, дип әйтә алмыйм. БДИга әзерлек белән рус теле һәм әдәбияты укытучысы Валентина Александровна Кузнецова шөгыльләнде. Миңа калса, Валентина Александровнаның төп сыйфатларының берсе - аның ачыклыгы. Ул миңа теләсә кайсы мәсьәләдә ярдәм итте. Аның белән бергә кимчелекләрне бетерү өстендә даими эшләдек. Рус теле имтиханнар тапшыру фәннәре исемлегендә минем өчен беренче фән иде. Ә беренче имтиханы, билгеле, дулкынландыргыч була. Имтиханда соңгы минутлар иң авыры булды. Вакыт җитмәү, җавапларга икеләнеп карау - болар барысы да зур балл җыю өчен авыр булды. Сер түгел, һәр чыгарылыш сыйныф укучысы рус теленнән күбрәк балл җыярга тырыша. Мин дә 85- 90 балл җыю өчен тырыштым. Имтихан вакытында максималь нәтиҗә - 100 балл җыю турында уйламадым. БДИ нәтиҗәләре игълан ителгәннән соң инде шактый вакыт узды, тик мин әлегә кадәр бу хәлгә ышана алмыйм,- ди ул. Настядан киләчәккә планнары белән дә кызыксындык. - Медицина вузына укырга керергә планлаштырам. Минемчә, табиб -иң изге һөнәр. Әлеге хезмәт зур тырышлык таләп итә, әмма мин тормышымны кешеләргә хезмәт итүгә багышларга әзер, - диде ул.
Тулырак: http://zainsk-rt.ru/news/ya%D2%A3alyiklar/anastasiya-lazareva-tabib-bulyrga-khyyallanam

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев