Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Зәйдә яшәүче карендәшебез 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

Аңа Россия Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын һәм район башлыгы Разиф Кәримов исеменнән бүләк тапшырылды

Зәйдә яшәүче тыл һәм хезмәт ветераны Евдокия Ионовага 90 яшь тулды. Аны гомер бәйрәме белән котларга район мәдәният йорты каршында эшләү автоклуб хезмәткәрләре килде. Алар Россия Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын һәм район башлыгы Разиф Кәримов исеменнән бүләк тапшырып, әбинең яшь чакларындагы җырларны бүләк иттеләр. Бу турыда "Зәй офыклары" газетасы хәбәр итә.

Евдокия әби үзешчәннәргә кушылып үзе дә җырлап утырды. Ветеранга, гомумән, тугыз дистә яшне бирерлек түгел: ул үз акылында, үзен йөртә, үткәннәрне яхшы хәтерли. Евдокия әби тумышы белән Бохарай җирлегенә кергән матур табигатьле Апач авылыннан. Юбилярыбызның тормыш юлы җиңел генә узмаган. Балачак һәм үсмер еллары авыр сугыш һәм аннан соңгы авыр елларга туры килә. Шулай итеп ул 18 яшькә кадәр авылда төрле эштә эшли. Җиткән кыз Зәйгә килеп, тегүче һөнәрен үзләштерә һәм тегүче булып эшли. Керәшен Мәлеме егетенә кияүгә чыга. Биредә 8 еллап сыер савучы булып эшли. Әлеге гаилә Зәйгә күченеп китә. Евдокия биредә янә тегүче булып эшли. Ике бала үстерә, дөм сукыр каенанасын тәрбияләп соңгы юлга озата. Аннан ул интернат мәктәптә, “ КамАЗ-Автоагрегат” заводында, кондитер фабрикасында да хезмәт куя. Кайда эшләсә дә хезмәтен тырышып, җиренә җиткереп башкара. Лаеклы ялга чыккач, ике онык үстерешә. Евдокия әби гомер көзендә ялгызы гомер итә. Кул кушырып утыра торганнардан түгел ул: нинди дә булса шөгыль таба. Район, республика яңалыклары белән кызыксынып бара. Әбинең кызы Керәшен Мәлемендә яши. Евдокия әби кызы янына авылга кайтып хуҗалык эшләрендә булыша. Булганына шөкерана кылып, ил-көннәр тынычлыгын теләп яши бүген юбиляр.
 

Озын-озак гомер итүчеләргә сокланырлык. Батырлык һәм сабырлык өлгесе булган озын гомерле әби-бабайларыбыз яшь буын өчен үрнәк. Ачлыгын да, сугышын да, аннан соңгы еллар авырлыгын да кичергән буын, һичшиксез, хөрмәтләүгә лаек. Бу көннәрдә Зәйдә яшәүче тыл һәм хезмәт ветераны Евдокия әби Ионова 90 яшьлек күркәм юбилеен билгеләп үтте. Аны гомер бәйрәме белән котларга район мәдәният йорты каршында эшләүче автоклублылар - Сиринә Хөснетдинова, Нургали Әхмәтҗанов, Флера Мингалимова килде. Алар Россия Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын һәм район башлыгы Разиф Кәримов исеменнән бүләк тапшырып, әбинең яшь чакларындагы җырларны бүләк иттеләр. Евдокия әби үзешчәннәргә кушылып үзе дә җырлап утырды. Ветеранга, гомумән, тугыз дистә яшне бирерлек түгел: ул үз акылында, үзен йөртә, үткәннәрне яхшы хәтерли. Евдокия әби тумышы белән Бохарай җирлегенә кергән матур табигатьле Апач авылыннан. Юбилярыбызның тормыш юлы җиңел генә узмаган. Балачак һәм үсмер еллары авыр сугыш һәм аннан соңгы авыр елларга туры килә. Шулай итеп ул 18 яшькә кадәр авылда төрле эштә эшли. Җиткән кыз Зәйгә килеп, тегүче һөнәрен үзләштерә һәм тегүче булып эшли. Керәшен Мәлеме егетенә кияүгә чыга. Биредә 8 еллап сыер савучы булып эшли. Әлеге гаилә Зәйгә күченеп китә. Евдокия биредә янә тегүче булып эшли. Ике бала үстерә, дөм сукыр каенанасын тәрбияләп соңгы юлга озата. Аннан ул интернат мәктәптә, “ КамАЗ-Автоагрегат” заводында, кондитер фабрикасында да хезмәт куя. Кайда эшләсә дә хезмәтен тырышып, җиренә җиткереп башкара. Лаеклы ялга чыккач, ике онык үстерешә. Евдокия әби гомер көзендә ялгызы гомер итә. Кул кушырып утыра торганнардан түгел ул: нинди дә булса шөгыль таба. Район, республика яңалыклары белән кызыксынып бара. Әбинең кызы Керәшен Мәлемендә яши. Евдокия әби кызы янына авылга кайтып хуҗалык эшләрендә булыша. Булганына шөкерана кылып, ил-көннәр тынычлыгын теләп яши бүген юбиляр.
Тулырак: http://zainsk-rt.ru/news/ya%D2%A3alyiklar/evdokiya-bi-yubileen-bilgelde

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев