Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Зәйдә конференциягә әзерләнәләр

Декабрь аенда чыккан "Зәйдә боз кузгалды" дигән язмада бу төбәктә керәшен җәмгыяте төзү буенча эшләрнең башлануы турында хәбәр иткән идек. Керәшен активистлары бергә җыелып, ачык сөйләшү үткәрделәр.

Шунда Зәй керәшен җәмгыяте төзү буенча конференция уздырырга карар чыгардылар. Конференцияне әзерләү буенча оештыру комитеты төзелде. Бертавыштан, оештыру комитеты председателе итеп, Иван Яковлевны сайлап куйдылар.

Иван Федоровичтан конференциягә әзерлекнең барышы турында сорап, түбәндәгеләрне белдек.

Оештыру комитеты берничә утырыш уздырган. Районның керәшен авылларында халык белән очрашып, конференциядә катнашу өчен, делегатлар сайланган. Җыелышлар Сарсаз-Баграж, Урта һәм Югары Баграж, Федоровка авылларында үткән. График буенча, башка авылларда да үтәсе, ди. Конференция үзе 27 февраль көненә билгеләнгән. Күрсәтелгән депутатлар, чакырылган кунаклар катнашында, көндезге 12 дә Зәй шәһәренең "Октябрь" культура йортында узасы. Хәзерге көндә оештыру эшләре бара, кыенлыклар юк, дип хәбәр итте, оештыру комитеты җитәкчесе Иван Яковлев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев