Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Зәйдә быел беренче бала булып керәшен кызы туган

9 январь көнне бәби әнисе белән больницадан чыкканнар

2020 елда Зәйдә беренче сабыйның дөньяга аваз салуын түземсезлек белән көттек. Әлеге шатлыклы хәбәр район үзәк больницасының бала тудыру бүлегеннән 4 январда алынган иде.

Бу көнне иртәнге 6 сәгать 31 минутта Ирина Алексеева кыз бала тапты. Сабыйның авырлыгы – 3 килограмм 770 грамм, буе – 52 сантиметр тәшкил иткән. 9 январда гаиләгә тантаналы рәвештә туу турында таныклык тапшырдылар һәм Зәебезнең ТАССРга 100ел тулган елда туган беренче гражданинын больницадан чыгардылар. Гаиләнең шатлыгын уртаклашырга аларның туганнары һәм якыннары, ЗАГС бүлеге вәкилләре, табиблар килгән иде. Әлеге мизгелләр дәваханәдә шатлыклы тантана буларак үтте. Алексеевлар гаиләсен, беренче балалары туу уңаеннан, район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов тәбрикләде. Сабыйның әти-әнисенә “ТАССРның 100 еллыгы” уңаеннан истәлекле медаль һәм акчалата сертификат тапшырды.

– Шатлыклы көнегез белән чын күңелдән котлыйбыз. Бәхетле бала булсын, тигезлек белән үстерергә язсын, – диде ул чыгышында. Район үзәк больницасы баш табибы Рим Әмиров, шулай ук, Алексеевларны олы вакыйга белән тәбрик итте, больница җитәкчелегенең котлау хатын һәм бүләкләр тапшырды.

– Без – керәшен гаиләсе. Шуңа күрә, кызыбызны Мария дип атарга булдык, - диде Ирина Алексеева. Мария – гаиләдә беренче бала. Аның әнисе район үзәк больницасының педиатрия бүлегендә шәфкать туташы булып эшли, әтисе Денис Алексеев – “Зәй шикәре” АҖендә оператор.


Николай Шамионов, Зәй.

Автор фотолары

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны “Туганайлар” сайтыннан һәм “ВКонтакте”, “Инстаграм”, “Одноклассники” һәм “Фейсбук” социаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев