Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Зәйдә “Безнең ил” республикакүләм этнорәссамнар пленэры башланды

Пленэр 11 июльгә кадәр дәвам итәчәк

Зәй районында Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәк,  Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Зәй муниципаль районы, республика керәшен иҗтимагый оешмасы һәм “Татарстан Республикасы рәссамнар берлеге” тарафыннан, “Безнең ил” республикакүләм этнорәссамнар пленэры уздырыла.

Плэнер дип ачык һавага чыгып рәсем ясау техникасын атыйлар. “Безнең ил” пленэрында катнашучы рәссамнар ике атна дәвамында (28 июнь – 11 июль) Зәй районында урнашкан керәшен авылларының пейзажларын төшерәчәкләр, авыл кешеләре, ветераннары белән очрашып, аларның портретларын ясаячаклар.

Илья Максимов натурадан этюд эшли. Этюдта: Иске Зәйдәге ташландык чиркәүнең ишеге булган аралыктан хәзерге чиркәүләре күренә.

Өченче фотода (сулдан уңга): Эдгар Филиппов белән Владимир Новиков керәшен кызының портретын төшерәләр.

Пленэрда Татарстанның Алабуга, Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Зәй, Яшел Үзән, Бөгелмә, Лениногорск шәһәрләреннән килгән рәссамнар катнаша. Шулай ук, Чувашиянең – Чебоксар, Башкортстанның Уфа шәһәрләреннән дә рәссамнар килүе көтелә. Керәшеннәрдән Сергей Дмитриев, Илья Максимов, Виктор Селиверстов, Эдгар Филиппов һәм Венера Васильева катнашачак.

12 июль көнне “Безнең ил” республикакүләм этнорәссамнар пленэрына нәтиҗә ясаячаклар. Пленэрда иҗат ителгән картиналар “Питрау” республикакүләм керәшен мәдәнияте фестивалендә, Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә, Зәй районының мәдәният оешмаларында да күрсәтеләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев