Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Зәй төбәгеннән батыр егетләр солдат хезмәтендә

Бүгенге көндә илебезнең төрле почмакларында Зәй районы Сарсаз-Баграж авылыннан өч егет хезмәт итә. Үз илләре белән горурланып, армия сафларына үз теләкләре белән киткән патриотларыбыз - солдатларыбыз Россиянең нинди генә почмакларына барсалар да, аларга тыныч хезмәт итәргә, туган йортларына исән-сау әйләнеп кайтырга язсын, әти-әниләрен, якыннарын яхшы хәбәрләр белән генә куандырсыннар, дип...

Бүгенге көндә илебезнең төрле почмакларында Зәй районы Сарсаз-Баграж авылыннан өч егет хезмәт итә. Үз илләре белән горурланып, армия сафларына үз теләкләре белән киткән патриотларыбыз - солдатларыбыз Россиянең нинди генә почмакларына барсалар да, аларга тыныч хезмәт итәргә, туган йортларына исән-сау әйләнеп кайтырга язсын, әти-әниләрен, якыннарын яхшы хәбәрләр белән генә куандырсыннар, дип теләп кала райондашлары Клара Ермолаева.

Вадим Журавлев узган язгы чакырылышта армия сафларына үзе теләп китә. Аның абыйсы Владислав да солдатта булып кайткан. Вадим яхшы физик әзерлеккә ия, армиягә алынганчы механик һөнәре дә алып өлгерә.

- Вадим кечкенәдән үк ир-егетләр Ватан алдында үз бурычын үтәргә тиеш, дип әйтә иде, - ди әнисе Галина. - Улым Чаллы автомеханика техникумын тәмамлап диплом алуга ук, хәрби хезмәткә алынды. Хезмәт итүнең авыр булганын яхшы беләбез, ләкин аңа солдат тормышы ошый. Җәен туган якка әйләнеп кайтуын түземсезлек белән көтәбез.

Вадим Оренбург өлкәсендә һава көчләренә каршы оборона гаскәрләрендә хезмәт итә. Егет физик яктан көчле, чыдам. Ә әлеге гаскәрләргә шундый егетләрне алалар да инде. Ул хезмәтеннән зарланмый, һәр егет солдат мәктәбе үтәргә тиеш дип саный.

Антон Чернов та Чаллы автомеханика техникумын тәмамлый. Ул узган көз хәрби хезмәткә алына. Антон Түбән Новгород өлкәсендә ракета гаскәрләрендә хезмәт итә. Армиягә үзе теләп китә. Әнисе Роза улы белән телефоннан сөйләшеп торабыз, зарланмый, барысы да әйбәт, безне тынычландыра, ди. Антон үзенең солдат булуы белән горурлана, абыем Александр да ил алдында хәрби бурычын үтәде, Ватанны, илне чын ирләр сакларга тиеш дип саный. Дөньялар тыныч, гаиләләр имин булсын, улларыбыз тугак якларына исән-имин әйләнеп кайтсыннар, дигән теләктә Антонның әти-әнисе.

Дмитрий Карабашев мәктәпне тәмамлагач, Зәй политехник колледжында тракторчы-машинист белгечлеге ала. Аннан туган авылына кайтып, тракторга утыра һәм басу-кырларда эшли. Эшен яратып, намус белән башкара. Авыл һавасын сулап, җир сулышын тоеп үскән егетләр хәрби хезмәттә дә сынатмыйлар. "Армиядән курыкмады, үз теләге белән китте. Улым хезмәтеннән бер дә зарланмый, киресенчә, телефоннан сөйләшкәндә барысын да сабыр, тыныч итеп аңлата," - ди Диманың әнисе Людмила. Дима хәрби антны Әстерхан өлкәсендә кабул итә. Ул стратегик билгеләнештәге ракета гаскәрләрендә хезмәт итә.

- Безнең әтиләр заманында тагын да авыррак булган, егетләр ике, хәтта өч ел хезмәт иткәннәр. Ул вакытта армиядә булмаган егетләр белән кызлар да йөрмәгән, хәтта, - ди Дима.

Иске Зәй бистәсе егете Андрей Уразайкин узган көзге чакырылышта армия сафларына алына. Ул Зәй белән хезмәттәшлек итүче Әстерхан өлкәсенең Знаменск шәһәрчегендә хәрби бурычын үти. Знаменскида Зәйдән берничә егет бергә хезмәт итәләр. Андрей әлегә укулар үтә: ул машина йөртүче-механик һөнәрен үзләштерә.

Андрей армиягә киткәнче әтисе белән бергә заводта эшләгән. Абыйсы Сергей да Андрей хезмәт иткән частьтә хәрби бурычын үтәгән.

- Андрей хезмәтеннән бер дә зарланмый, бу безнең өчен зур шатлык. Улым физик һәм рухи яктан нык. Әлеге уңай сыйфатлары күп кенә кыенлыкларны җиңәргә ярдәм итәр дип уйлыйм. Шалтыраткан саен, әти-әни, кайгырмагыз, барысы да тәртиптә дип безне тынычландыра, - ди әнисе Светлана.

Әти-әнисе, туганнары Андрейның үзен үрнәк солдат итеп күрсәтеп, исән-имин туган якларга әйләнеп кайтуын тели.

Урта Баграж авылы егете Алексей Тазов Чаллы төзүчеләр колледжын тәмамлаганнан соң узган көз армия сафларына алына. Алексей бүгенге көндә Калуга өлкәсендә хәрби бурычын үти. Авыл һавасын сулап, җир сулышын тоеп үскән егет хәрби хезмәттә дә сынатмый.

- Улым армиягә үзе теләп китте, егетләр армия мәктәбен узарга тиеш, дип гел әйтә килде. Телефоннан сөйләшеп торабыз, хезмәтеннән зарланмый. Алексейның исән-сау хезмәт итеп туган якларга кайтуын түземсезлек белән көтәбез, - ди әнисе Светлана.

Алексей үзенең солдат булуы белән горурлана, Ватанны, илне чын ирләр сакларга тиеш дип саный.

Югары Баграж авылы егете Николай Муханов Сарман аграр көллиятен тәмамлагач, үз теләге белән узган язгы чакырылышта армия сафларына китә. Николай спорт ярышларында катнашып, төрле дәрәҗәдәге дипломнарга лаек була, әле ул бик матур җырлый да. Хәзерге вакытта Түбән Новгород өлкәсендә хәрби бурычын үти.

-Николай - безнең төпчек балабыз, кечкенәдән ул армия сафларына мин барырга тиеш, дип хыялланып йөрде. Телефон аша аралашып торабыз, безгә аның тавышын ишетү - бик зур сөенеч. Ул хезмәтеннән зарланмый, һәр сау-сәламәт егет армия сафларында хезмәт итәргә тиеш дип безне тынычландыра, - ди әнисе Екатерина белән әтисе Георгий.

Николайның хезмәт итүенә 8 ай була. Хәзер ул "таудан төшә", калган вакытта сизелми дә узып китәр. Ватанны саклау, халыкның азат һәм тыныч яшәешен тәэмин итү өчен армиядә хезмәт итү, тәвәкәллек һәм батырлык күрсәтү - һәр ир-егетнең төп бурычы. Әти-әнисе, туганнары Николайның солдат мәктәбен горур узып, туган якларга исән-сау кайтуын көтеп кала.

Югары Мәлем авылы егете Игорь Батьков үткән язгы чакырылышта армия хезмәтенә алына. Аңарчы ул Зәй политехник колледжында машина йөртүче һәм эретеп ябыштыручы белгечлеген үзләштерә. Ватан алдындагы бурычын үтәү - аның беренчел максаты була. Игорь бүгенге көндә Тверь шәһәрендә хәрби бурычын үти. Ул хәрби аэродромда гадәттән тыш хәлләр гаскәрләрендә хезмәт итә. Игорьне армиядән иң зарыгып көткәне - 5 яшьлек сеңлесе Клара.

-Көн дә абыйсының фотосын карый, абыем кайчан кайта дип сорый кызыбыз. Абыйсының илне, безне яклавын аңлый кызым. Улым белән телефоннан еш сөйләшеп торабыз. Әллә кечкенәдән үк хезмәт яратып үскәнгә, зарлануның ни икәнен белми ул. Бар да тәртиптә, ди. Исән-сау кайтсын гына инде балакаем, - ди әнисе Альбина.

Игорь хезмәтеннән зарланмый, һәр егет солдат мәктәбе үтәргә тиеш дип саный.

Виталий Степанов - Туңылҗа авылы егете. Кадер мәктәбендә белем алып, Кама дәүләт автомеханика техникумында электр монтеры белгечлеген үзләштерә. Виталий узган көзге чакырылышта армия сафларына алына. Ул бүгенге көндә Әстерхан өлкәсенең Знаменский шәһәрендә хезмәт итә.

Егет әти-әнисен, туганнарын үзенең үрнәк хезмәте белән сөендерә. Виталий хезмәт иткән хәрби частьтән аның әти-әнисе Рәхмәт хаты алганнар. Командирлар хатта улларын лаеклы тәрбияләп үстергән өчен зур рәхмәт белдергәннәр.

Ватан алдындагы изге бурычын үтәүдә Виталийга хезмәтендә уңышлар, уяулык, ныклы ихтыяр көче, сәламәтлек, исән-имин туган якларга әйләнеп кайтуын теләп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев