Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Зәй районының Урта Баграж авылы атамалары

Элек-электән кеше елга-чишмәләргә, калкулык-чокырларга атамалар тага торган булган

Еллар үткән саен, ул атамаларның күбесе югала бара. Өлкән яшьтәгеләр әле хәтерләсә дә, яшь буын аларны инде белми диярлек. Чөнки әби-бабайлар, әти-әниләр ул турыда балаларга сөйләүне кирәксенми. Ә уйлап карасак, ул атамаларда авылның тарихы, табигате чагылыш тапкан бит. 

Урта Баграждан Федора түти Краснова үз авылларындагы атамаларның берничәсе белән дә таныштырып китте:

“Чәтертән” – 1941-45 елгы сугыш елларында Сарсаз һәм Урта Баграж арасында –Петровка спирт заводы өчен торф чыгарылган сазлык. Әле хәзерге көннәрдә дә ул тирәләрдә техника бата торган урыннар бар.

“Баклар арты” – Чыбыклы МТСының ягулык-майлау материаллары сакланган урыны артындагы басу. Ә басу бетеп урман башланган урындагы сулык – “мунчала бөясе”. XIX гасыр азакларында урман чишмәсен 3 урыннан буып, юкә кабыгын җебетеп, мунчала төшерү өчен ясалган сулык. 

“Барак юлы”, “Бишаул юлы” – Урта Баграж аша үтеп, урман арты авылларын (Шыкмай, Түбән Биш һәм башка) Зәй белән тоташтырган юл. Ул – Бурсык елгасы, Фәрхенур чокырлары аша күпер салып, таш җәеп, сазлы урыннарда дренаж канаулары казып ясалган борынгы юл. Элекке юл авыл аша үтә иде, яңасы –авылдан читтә. 

“Барак” атамасы сугыш алды елларында агач әзерләүче артель яшәгән барак-йортлардан алынган. 

“Фәрхенур чокыры” (чишмәсе) – 1941-1945 елгы сугыш чорында, Дүрт Мунча авылының Фәрхенур исемле тракторчы кызы, көзге караңгы төндә тракторы белән шул чокырга төшеп, трактор астында калып үлә. Исеме шуннан калган”.

Болар – Урта Баграж авылы тирәсендәге берничә генә урынның атамалары. Ә яза-саный китсәң, алар бик күп. Яшьләр дә белсен иде.

Фото 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев