Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Зәй районында "Алтын башакчык" муниципаль вокал конкурсы яшь башкаручыларны кабат үзенә җыйды

Районыбызда авылда яшәүче балаларны сәнгатькә тарту, алар арасында талантларны барлау, ачыклау һәм үстерү максатында шактый еллар элек старт алган "Алтын башакчык" муниципаль вокал конкурсы быел да яшь башкаручыларны үзенә җыйды, дип хәбәр итә "Зәй офыклары" газетасы. Конкурс узган атнаның җомгасында балалар музыка мәктәбендә үтте. Баштагы елларда әлеге конкурс аерым башкаручылар...

Районыбызда авылда яшәүче балаларны сәнгатькә тарту, алар арасында талантларны барлау, ачыклау һәм үстерү максатында шактый еллар элек старт алган "Алтын башакчык" муниципаль вокал конкурсы быел да яшь башкаручыларны үзенә җыйды, дип хәбәр итә "Зәй офыклары" газетасы.

Конкурс узган атнаның җомгасында балалар музыка мәктәбендә үтте. Баштагы елларда әлеге конкурс аерым башкаручылар арасында уздырылса, быел исә ул балалар вокаль ансамбльләре арасында булды. Ансамбльдә җырлау җиңел түгел. Ул шулай ук аның составындагы һәр җырчыдан зур осталык таләп итә. Җырны берничә тавышка бүлеп башкарган очракта (осталык шуннан гыйбәрәт тә) һәркем үз партиясен дөрес итеп алып барырга тиеш. Шул вакытта гына тамашачы күңеленә барып җитеп, җанны иркәли торган аһәң туа.

Конкурста районыбыз авылларыннан 65 яшь җырчы катнашты. Аларның ансабльдә җырлау осталыгын республиканың музыка мәктәпләре укытучылары бәяләде. Сарсаз-Баграж, Түбән Биш, Дүрт-Мунча, Аксар, Карамалы, Поручик һәм Бохарай балалар ансамбльләре 1, 2, 3 нче дәрәҗә лауретлар булып танылды. Күркәм гадәт буенча, быел да конкурста катнашучыларның барысы да һәм аларның җитәкчеләренә Яңа ел бүләкләре дә тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев