Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Зәй районы тәрбиячеләре керәшенчә бии

Зәй шәһәренең 370 еллыгына багышлап, балалар бакчалары хезмәткәрләре арасында иҗат фестивале бара.

Алар фестивальнең беренче көнендә – визитка, икенче көнендә – җыр, өченчесендә исә бию осталыгы буенча  сәләтләрен сынаганнар.

Әлеге  иҗат фестивалендә “Салават күпере” бакчасы тәрбиячеләре дә катнашканнар, талант ияләре җырлау белән беррәттән, төрле халык биюләрен дә башкарганнар. Оксана Коронова, Венера Алексеева, Гөлнара Гыйльманова һәм Екатерина Тарасованың артистларча оста итеп керәшен биюен башкаруына тамашачылар да, жюри да югары бәя биргән.

Алина Гончарова (фотода – уңнан беренче) җитәкчелегендәге “Салават күпере”ндә эшләүче хезмәткәрләр Татарстанда, аерым алганда Зәйдә яшәүче төрле милләт вәкилләренә, аларның мәдәниятенә һәм йолаларына, бәйрәмнәренә бертигез карап, үзләре тәрбияли торган балаларның да  милләттара дуслык-татулык кадерен белеп үсүләре өчен тырышалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев