Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Зәй музеенда балалар белән Май чабу атнасын билгеләп үттеләр

28 февральдә Май чабу атнасы башланды, ул 6 мартта тәмамлана. Май чабу – халыкның кышны озатуга, язны каршы алуга багышланган борынгыдан килгән бәйрәм. Бәйрәм атна буе бара

Зәй туган як тарихын өйрәнү музеенда Май чабу бәйрәмен үткәрү матур традициягә әйләнде. 2 мартта музейда 1нче мәктәпнең III «Б» сыйныф укучылары  өчен танып-белү сәгате үткәрелде.

“Балаларга Май чабу атнасының җиде көннән торуын, аның һәр көне төрлечә аталуын һәм аларның һәркайсының үз мәгънәсе булуын аңлаттык. Мәсәлән, дүшәмбе – “очрашулар”, чәршәмбе – “сыйлану”, пәнҗешәмбе – “уен-көлке”, җомга – “әби коймагы”, шимбә – “печкәчәмдә кунакта”, атнакөн – “кичерешү көне” дип йөртелә”, -ди музей хезмәткәре Жанна Носова.

Әлбәттә, Май чабу атнасында коймак – төп сый.  Балалар чарада «Коймак пешер», «Кояш нурларын җый» һ.б. күңелле уеннар уйнадылар. Соңыннан балаларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.

"Зәй офыклары"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев