Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Зәй мәдәният хезмәткәрләре Сарсаз-Багражда киңәште

20 мартта Сарсаз-Багражда Зәй районы мәдәният хезмәткәрләренең семинары узды

Кунакларны хуҗалар бик җылы, “Баграж буйлары” фольклор ансамбле моңлы жыр белән  каршы алдылар. Мәдәният йорты директоры Алексей Герасимов  чыгышында мәдәният йорты эшчәнлегендә төп юнәлешләре итеп театр эшчәнлеге, физик мөмкинлекләре чикләнгәннәр белән эшләү, фольклор эшчәнлеген  билгеләп үтте. Андрей Кузьмин ясаган клиплар,  шулай ук ул иҗат иткән картиналар берәүне дә битараф калдырмады. Андрей белән Эдуард  Белголовнын җырлары көчле алкышларга күмелде. Мәктәпнең “Сандугач” балалар фольклор ансамбле үзләренең чыгышлары белән  семинарны тагын да бизәде. Семинарда катнашучылар керәшен балалар фольклоры  тарихы белән таныштылар. Фольклор  җырлары өлкән буын кешеләре белән балалар арасында тыгыз элемтә булуын чагылдыра.

Татый түти Абдулова, Агафия түти Макарова, Софья түти Васильева, Анна түти Минееваларның күп кенә туй җырлары, такмаклары  заманча форматта яздырылуы турында да әйтеп үтелде. “Туры җөй” дип исемләнгән түгәрәк көче белән әзерләнгән курчак театры премьерасы да семинарда катнашучылар игътибарына тәкъдим ителде.

Баграж авыл җирлеге башлыгы Павел Минеев мәдәният хезмәткәрләре эшчәнлегенә югары бәя бирде. Семинар эшендә башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Александр Чапков та катнашты.

Клара Ермолаева, "Зәй офыклары"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев