Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Зәй кызы Венера - мәдәни мирас сагында

“Туганайлар”ның 2003 елдагы 8 март санында Зәй шәһәренең 5нче мәктәбендә татар теле укытучы Венера Краснова турында язма чыккан булган

Мария Мартынованың “Үз эшенә бирелгән” дигән әлеге язмасында түбәндәге юллар да бар: “Ул Югары Баграж авылында ишле гаиләдә туып-үскән, яшьтән үк укытучы булырга хыялланган һәм теләгенә ирешкән. Венера укыткан балалар фәнне үзләштерүдә югары күрсәткечләргә ирешәләр... Венера үзе дә укытучылар конкурсында өченче урынны алган. Ул сагышлы, моңлы керәшен җыруларын да оста башкара. Аны җырларга әбисе өйрәткән”.

Әлеге язма герое Венераны эзләп, Зәй шәһәрендәге 5нче мәктәпкә шалтыраттык. Андагылардан “бездә эшләми, кайда икәнен белмибез”, дигән җавап ишеткәч, бер мәл аптырап калдык. Бәхеткә, Баграж авыл җирлеге башлыгы Павел Минеев бик тиз арада, туганнары аша, Венераның телефонын табып бирде.

Венераның (фотода) хәзерге фамилиясе – Алексеева. Ул Мамадыш ягындагы Никифорово авылыннан күченгән Иван белән Пелагеянең уллары Николайга кияүгә чыга. Аларның Маргарита исемле кызлары бар, ул 6нчы класста укый, рәсем ясау белән мавыга.

Венера Васильевна мәктәптә 16 ел татар теле һәм әдәбияты укытканнан соң, язмыш аны балалар бакчасына китерә. Хәзерге вакытта ул Зәй шәһәренең “Салават күпере” бакчасында ана теле тәрбиячесе булып эшли. Ә ире, инженер Николай, вахта белән көн дә Түбән Камадагы “Камэнергоремонт”ка йөреп эшли.

Югары Багражга, әнисе Зоя Григорьевна янына кайтып йөриләр. Сиксән яшен тутырган Зоя түти гомере буе сыер савучы булып эшләгән. Ире, бригадир булып эшләгән Василий Евграфович инде вафат. Аларның алты балаларыннан иң олысына – 61, ә төпчегенә бу язда 42 яшь тула. “Туганайлар” газетасына язылмый калган еллары юк. “Әни яклап туган тиешле Никифор дәдәй Тукмачевның газетада басылган шигырьләрен укып утырдым әле. Мин шигырь укырга да, яттан сөйләргә дә яратам”, – ди Венера.

Үзәбисе Ульянадан өйрәнгән керәшен җыруларын әле дә яратып җырлап йөри ул. Бакчадагы балалар белән дә керәшен җыруларын өйрәнәләр, “Нардуган” бәйрәме үткәрәләр. Узган ел, Кашка таудагы Питрауда бакча балалары да катнашкан. Керәшен милли киемнәреннән халык каршына чыгып, үзләренә Венера апалары өйрәткән “Станок” җыруын башкарганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев