Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Зәй керәшеннәре Казанны гөрләтә - фото, видео

7 октябрь көнне Җырчы Җәкәү йортында Зәй керәшеннәре айлыгын ачу кичәсе булды

Бу ел башыннан Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә республиканың төрле районнарында гомер итүче карендәшләребезнең мәдәни айлыклары оештырыла башлады. Питрәч, Чистай, Кукмара, Кайбыч, Мамадыш районнары керәшеннәре үз айлыкларында җирле культураларын, фольклорларын югары дәрәҗәдә күрсәттеләр. Октябрь аенда Җырчы Җәкәү йортында – Зәй керәшеннәре.

Зәй төбәге — керәшеннәр тарихында зур урын алып торган төбәк. Керәшеннәр Зәй районына кергән 25 авылда һәм Зәй шәһәрендә гомер итә. Бу Алексеевка, Әхмәт, Югары Баграж, Дмитровка, Дурт-Мунча, Зичәбаш, Ирнә, Кабан-Бастрык, Кәдер, Налим, Түбән Биш, Яңа Тәкмәк, Поповка, Бишсубаш, Сәвәләй, Сәрәпәле, Сарсаз-Баграж, Апач, Якты Күл, Урта Пәнәче, Урта Баграж,Туңылҗа,Төги, Федот, Пидәр авыллары. Кызганычка каршы, Ильич, Никкүчтем (Малый Багряж) – юкка чыккан авыллар исемлегендә.
Хәзерге вакытта Зәй районында 8 керәшен ансамбле эшли.

Җырчы Җәкәү йортында әлеге авыллар һәм фольклор ансамбльләре турында стендлар әзерләнгән. Шулай ук, бу стендларда Зәй төбәгендә генә түгел, Татарстан һәм Россия буенче танылган керәшен якташлары турында да мәгълүматлар бирелгән.

Зәй керәшеннәре дә үзләренең төбәкләрендә генә булган милли үзенчәлекле экспонатлар белән музей оештырганнар. Биредә XIX-XX гасырларда тукылган күлмәкләр, көнкүреш кирәк-яраклары, тарихи язмалар урын алган. Үзәккә килгән кунакларның игътибарын, бигрәк тә, XIX гасырда чигелгән сүрәкәләр җәлеп итте.

Шуны да искәртергә кирәк, Җырчы Җәкәү йортын җәй көне Зәй  төбәгендә оештырылган пленэр картиналары бизи. Әлеге этнокартиналарны караганда һәр зәйле үзенең туган ягын, туы-үскән авылын, күрше-күләннәрен, дусларын искә алды.

Зәй керәшеннәре айлыгын ачу кичәсенә “Җиләк” һәм “Зичә буйлары” фольклор ансамбльләре килгән иде. Кичәне танылган карендәшләре Петр Минеев алып барды. Алар халыкны Зәй төбәге керәшеннәренең культурасы белән таныштырды: киче буе җыру әйттеләр, биеделәр, мәзәк сөйләп көлдерделәр һәм җылы истәлекләре белән күңел кылларын тибрәндерделәр.

«Жиләк» халык фольклор ансамбле (Район мәдәният йорты)

«Зичә буйлары» фольклор ансамбле (авыл хезмәткәрләренең җыелма ансамбле)

Чарада күренекле якташлары – Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Николай Дунаев, профессор Татьяна Дунаева, галим, фольклорчы Геннадий Макаров, Татарстанның халык язучысы, җәмәгать эшлеклесе Рабит Батулла, композитор-музыкант Геннадий Максимов, танылган скульптор Эдгар Филиппов һәм башкалар килгән иде. Алар Зәй яклары, туган авыллары, дуслары турында җылы истәлекләре белән бүлеште. 

Октябрь ае буе Җәкәү йортында Зәй керәшеннәре турында һәм аларга багышланган онлайн һәм офлайн чаралар уздырылачак. Зәйлеләр сүрәкә чигү, Покрау пиругы пешерү кебек мастер-класслар да әзерләгән. Якташлар очрашуы, исә, иң көтеп алынган чара булыр, дип искәртә оештыручылар. Ә инде йомгаклау чарасы – зур концерт 29 октябрьгә билгеләнгән.

Зәй керәшеннәре айлыгы турында тулырак “Туганайлар” газетасының киләсе санында укыгыз.

            Зәй керәшеннәре айлыгын ачу кичәсен “Туганайлар” туры эфирда күрсәтте. Әлеге язманы тәкъдим итәбез.

Фото: Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәк, Сөмбелә Вәлиәхмәтова.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев