Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Зәй авыллары буйлап — өченче көн (фото, видео)

Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәк белгечләре оештырган экспедициянең тагын бер көне тәмамланды.

10 август көнен делегация Кадер һәм Әхмәт авылларыннан башлап җибәргән. Әлеге авыллар уникаль материалларга бай. Геннадий Макаров, Марина Казакова, Илүзә Галиуллина җирле халык белән бергә җыруларны, йолаларны барлап, искә төшергәннәр. Кадер авылында борынгы тәреләр, ә Әхмәттә уникаль костюм үрнәкләрен күргәннәр.

Экспедициянең өченче көне Дүрт-Мунчада тәмамланган. Биредә Дүрт-Мунчалылардан тыш, Зичәбаш, Кабан-Бастрык авылларыннан килгән түтиләр белән дә күрешеп, җыру, йола-бәйрәмнәр, гореф-гадәтләр турында материал яздырып алганнар.

Өченче көн турында тагын да тулырак мәгълүматны түбәндәге видеоны карап, белә аласыз.

Бүген, 11 август, делегация үз эшен Сәвәләй, Якты күл авылларында дәвам итәчәк.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев