Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Зурбашев, Чиклявеков, Чулаков: керәшеннәрдә кушаматтан ясалган фамилияләр

Фамилияләр кеше исеменнән, һөнәреннән, яки ниндидер аерым билгеләреннән барлыкка килә

Керәшеннәрдә кушаматтан килеп чыккан фамилияләр еш очрый. Шуларның берничәсе белән танышып китик. 

Зурбашев – фамилия ике нигездән тора: “зур” һәм “баш”. Фамилиянең ахырына ев-ов кушымчалары өстәлә. Бу фамилияне киләсе буынга калдырган кешенең кушаматы – Зурбаш булган, күрәсең.

Карабашев, Акбашев фамилияләре дә шундый ук юл белән барлыкка килгән булуы мөмкин. Кара – димәк, бабалары карасу чәчле, ак – аксыл чәчле кеше булгандыр.

Чиклявеков – фамилиясе чикләвек сүзенә -ов кушымчасы өстәп барлыкка килгән. Ә ата-бабасыннан ни өчен бу фамилия калуын төгәл әйтеп булмый. Бәлки ул чикләвек җыюда катнашкандыр, мондый һөнәр XIX гасырның икенче яртысында крестьяннар өчен зур урын алып торган, я булмаса, чикләвек ашарга яраткандыр.

Агачев фамилиясе – “агач” сүзеннән барлыкка килгән. Мөгаен, кешенең агачтай нык булуын күздә тотып кушканнардыр

Куянов – фамилияле кешеләрнең борынгы бабалары әлеге исемне куян кебек куркак булганга алгандырмы, билгеле түгел. Керәшеннәрдә ыруларга бүленеш бар. Бүреләр ыруы  – Волковлар, Аюлар – Медведевлар, тукраннар – Дятлевлар, Куяннар – Куяновлар, Зайцевлар.

Каргин – бу фамилиянең теге яки бу сәбәпле кешегә тагылган карга кушаматыннан ясалган булуы мөмкин.

Такарликов – “Тәкәрлек” кушаматыннан килгән. Тәкәрлек – башындагы йоны мөгез кебек кабарып тора торган, күгәрчен зурлыгындагы, озын сыйраклы саз кошы.

Табанаков – Тәбәнәк кушаматыннан алынган булырга тиеш. Аны кыска буйлы, кечкенә кешегә әйткәннәр.

Чулаков – чулак дип, бер кулы әйбер тота алмаслык булып имгәнгән, гарип куллы кешегә әйтәләр. Димәк, бу нәселгә фамилия биргән кешенең дә кулы чулак булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев