Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Зур Арташ халкы өмәгә җыелган

Мамадыш районының Зур Арташ авылы зиратында өмә ясаганнар.

Бик күп район җирлегендә зиратларга карата булган игътибар көннән-көн арта бара. Ел саен бердәмләшеп өмәләр ясыйлар. Зур Арташ авылында да мондый өмәне ел да оештыралар. Авылда яшәүчеләр, шушы авылда туып-үскән һәр кеше бу эшкә үз өлешен кертергә тырыша.

«Тиздән, 20 июнь көнне бездә Симек узачак. Авыл халкы, туган якларына кайтучылар, зиратка киләчәк. Шуңа да чиста булсын дип, бар җирне җыештырдык. Ир-егетләр зират эчендәге корган агачларны, ботакларны кисеп чистарттылар, хатын-кызлар тырмалады, җыештырды. Зират эчендә чачаунк бар, аны 7-8 ел төзегән иделәр. Шуның тышкы ягын буяп чыктык. Шулай ук, һәркем туганнарының, якыннарының каберен чистартты», — дип хәбәр итте Зур Арташ авылы кызы Елена Федорова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев