Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Зоя Шипшовадан тавык ите һәм яшелчәләр белән перловкадан туклыклы ризык рецепты

Питрәч районы Кәвәл авылыннан Зоя Шипшованың әлеге ризыкны әзерләү ысулын сезгә дә тәкъдим итәргә булдык.

Ингредиентлар: перловка ярмасы 300 грамм, тавык ите – 900 грамм, 2 кишер, 12 суган, 600  миллилитр су, 0,5 чәй кашыгы татлы паприка, карри –1/3 чәй кашыгы, 2-3 теш сарымсак, 3-4 аш кашыгы үсемлек мае, тәменчә тоз, кара борыч.

Перловка ярмасын берничә тапкыр юабыз, аннары салкын суда калдырабыз. Перловка бераз бүртсен өчен суда берничә сәгать тотарга кирәк.

Тавык итен юабыз, тирән савытка салабыз, паприка, карри, кара борыч һәм тоз сибәбез. Пресс аша сарымсак кушабыз, бераз үсемлек мае салабыз, тәмләткечләр тигез итеп таралсын өчен яхшылап кушабыз. Иткә тәмләткечләр сеңсен өчен читкә куеп торабыз. Суганны кабыгыннан чистартабыз, кисәкләргә кисәбез, җылытылган майлы табага салып, йомшаганчы 3-4 минут кыздырабыз. Кишерне эре угычта уабыз, суганга кушып, яшелчәләрне бергә уртача утта 5 минут кыздыруны дәвам итәбез. Кыздырылган яшелчәләрне эссегә чыдам формага күчерәбез. Ярмадан сыеклыкны агызабыз, яшелчәләргә перловка кушабыз, тозлыйбыз, яхшылап болгатабыз һәм тигезлибез. Тозланган тавык кисәкләрен ярма өстенә куябыз. Формага кирәкле күләмдә кайнар су өстибез. Сыеклык бөтен ярманы капларга тиеш. Духовканы 190 градуска кадәр җылытабыз, форманы духовкага урнаштырабыз. Якынча 50 минут пешерәбез. Аннары температураны 100 градуска кадәр киметәбез, әзер булганчы тагын 15 минут пешереп алабыз. Әгәр пешерү процессы барышында сыеклык ярмага сеңеп бетсә, аны өстәргә була. Ашны вак итеп туралган яшелчә сибеп бизәргә була!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев