Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Зиннәтулла Билалетдинов "Ак Барс" клубының баш тренеры вазифасыннан китә

Зиннәтулла Билалетдинов тренер булганда "Ак Барс" хоккейчылары өч тапкыр Гагарин кубогын отты

Казанның "Ак Барс" хоккей клубының баш тренеры Зиннәтулла Билалетдинов вазифасыннан китә. Бу турыда РИА Новости агентлыгы Татарстан Хөкүмәте янындагы үз чыганагына сылтама белән хәбәр итте. 
Зиннәтулла Билалетдинов тренер булганда "Ак Барс" хоккейчылары өч тапкыр Гагарин кубогын отты. 2009, 2010, 2018 елларда "Ак Барс" Гагарин кубогын Казанга алып кайтты. Шулай ук клуб 2006 елда суперлига чемпионы булды.
2018/2019 елгы сезонда "Ак Барс" плей-оффның беренче раундында Омск шәһәренең "Авангард" клубына дүрт матчта җиңелде.
 «Яңа баш тренерны билгеләү турындагы карар киләсе атна башында кабул ителәчәк», – дип хәбәр итте команданың генераль менеджеры Рәфыйк Якубов.
Шул ук вакытта ул кандидатлар исемлеге формалашкан, әмма аларның исемнәрен игълан итмәвен әйтте.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев