Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Зинаида Захарованың "Олы көн" дип аталган китабы чыкты

Танылган язучы-шагыйрә, карендәшебез Зинаида Захарованың балалар өчен "Олы көн" дип исемләнгән яңа китабы дөнья күрде.

Әлеге басма бәйрәмнәргә, гореф-гадәтләргә багышлана. Автор укучыларны барлык халыкларда да булган Көлке бәйрәме белән дә, балалар янына килә торган теш феясы Тылсымбикә белән дә таныштыра. Китапның зур өлешен исә керәшеннәрнең милли бәйрәмнәренә багышланган нәни хикәяләр алып тора. Керәшеннәрдә ел фасылларына, табигать күренешләренә, дини йолаларга нигезләнгән бәйрәмнәр христиан календәре буенча үткәрелсә дә, аларда бары керәшеннәргә генә хас үзенчәлекле җырлар җырлана, такмаклар әйтелә. Хикәяләрнең матур һәм аңлаешлы тел белән язылуы аларның бала тарафыннан җиңел кабул ителүенә китерә, ә һәр хикәянең сабый авызыннан сөйләнүе китапның тәэсир көчен тагын да арттыра.

Китап матур рәсемнәр белән бизәлгән. Алар балаларга буяу өчен тәкъдим ителә. Рәсемнәрне буяганда, сабый үзе дә иҗат итә башлый.

Толерантлык үрнәге булган Татарстан Республикасында мондый китапның чыгуы - зур бәйрәм. Җыентык нәни укучылар күңелендә матур хисләр уятыр дип ышанабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев