Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Зинаида Данилова: “Шәһәрдә рәхәт, ә авылның үз рәхәте!”

Кайбыч районының Сыравыл авылында матур итеп бәйрәм дә итәләр, эшне дә вакытында эшләргә тырышалар

Авыл җирендә иң матур һәм күңелле чор башланды. Тынлыкта кошлар сайраганын һәм ерактагы трактор гөрелтесен ишетергә мөмкин. Иртән көтү китә, көне буе авыл халкы йорт тирәсендә, бакчада кайнаша.
“Минем иң яраткан газетам – “Туганайлар”. Аңа озак еллардан бирле язылам һәм яратып укып барам. Газетаның социаль челтәрләрдә чыккан материалларын укып, авылдашларым, карендәшләрем белән фикер алышабыз. Ниндидер кызыклы яңалыклар булганда, үзем дә редакциягә хатлар юллыйм. Мин Казан шәһәрендә яшәсәм дә, еш кына туган ягым Кайбыч районына кайтырга тырышам. Әле дә язуымның сәбәбе шул: туган авылым Сыравылга кайтып килдем. Елдан-ел халык саны кими барса да, авыл беткән димәс идем. Керәшен халкына хас кунакчыллык, эшчәнлек, һәр бәйрәмне үзенчәлекле итеп үткәрә белү безнең авылда да саклана. 
Җиңү көнен, авылның активистлары Геннадий Михайлов, Валентина Сурнаева, читтән туган якларына кайткан бертуган Каргиннар, бик матур итеп оештырганнар. Бәйрәм тантанасы гөрләп торды. Тыл хезмәтчәннәрен, сугыш чоры балаларын хөрмәтләп искә алдылар, һәйкәлгә чәчәкләр куйдылар. Мәктәп балалары сугыш чорына багышланган шигырьләр сөйләделәр. Халыкны авылның уңган аш-су остасы Людмила Ефремова үзе пешергән ризыклар, солдат боткасы белән сыйларга да өлгерде. Самавырда кайнаган хуш исле үлән чәе дә бик тәмле булды.
Ә инде бәйрәмнән соң, авыл халкының чутлап та бетермәслек эше тотына. Кемдер сарык йоны ала, ул да күңелгә бер рәхәтлек бирә. Күмәкләп өй юыла. Ә кемнәрдер бакчада бәрәңге утырта. Безнең як керәшеннәре алма диләр аны. Язгы авыл тормышының иң кызык, рәхәт чаклары. Авылга кайтабыз да, андагы яшәү рәвешенә, кешеләренә сокланып киләбез. Ә кайчандыр үзебез шундый табигатьне, матурлыкны ташлап шәһәргә киткәнбез. Зарланмыйбыз, монда да бик әйбәт, тик авылның үз рәхәте”, – дип язган Зинаида Данилова. 
Авыллар яшәсен, гөрләсен, зурайсын, яшь гаиләләр барлыкка килсен, балалар тусын, үткәне дә онытылмасын иде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев