Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

«Жиләк» — 20 ел сәхнә түрендә

Зәй шәһәрендәге «Жиләк» керәшен халык фольклор коллективының иң мөһим бурычларыннан берсе — үз тамырларын саклап, милли мәдәниятне үстерү. Шуңа да ансамбль үз эшчәнлегендә халкыбызның үткәнен һәм бүгенге тормыш-көнкүрешен, аның җанын, чын сыйфатларын һәм үзенчәлекләрен ачу өчен тырыша.

2003 елның Питрау бәйрәме алдыннан оешкан «Җиләк» ансамблен бүгенге көндә дә Ольга Агашкина үзе җитәкли. Ансамбль халык җыруларын яратучы, төрле һөнәр ияләреннән булган сигез өлкән яшьтәге кешене берләштерә. Алар республика һәм район күләмендә уздырылган барлык чараларда катнаша. 

Репертуарларына керәшен фольклорына нигезләнгән җырулар, биюләр, эстрада җырлары, йола-гадәтләрнең театральләштерелгән тамашалары да тупланган. «Жиләк»нең төп үзенчәлеге — башкару осталыгы, катнашучыларның үз-үзен тотышы һәм хис-кичерешләре. Коллективта дустанә, ярдәмчел иҗади атмосфера.

Җитәкчесе Поповка авылы кызы Ольга Афанасьевна башта авылда клуб мөдире булып эшли. Шул ук вакытта Алабуга мәдәният-агарту училищесында белем ала, соңрак институт тәмамлый. 1986 елда кияүгә чыгып Зәйгә күченгәч, үз һөнәре буенча эшен дәвам итә. Зәй мәдәният йорты методисты, директор урынбасары була, хәзерге вакытта — сәнгать җитәкчесе. Мәдәният тармагында 42 ел эшләүче Ольга Афанасьевнаның тырыш хезмәте Мактау кәгазьләре, дипломнар белән бәяләнә, ул Татарстан мәдәният министрлыгының мактау грамотасы белән дә бүләкләнә

«Мәдәният өлкәсендә дөньяңны онытып, хезмәтеңә чумып эшләсәң генә уңышларга ирешеп була. Көнем-төнем эштә үтә, өйгә кайтып та кермәгән көннәр күп була. Ярый әле, ирем аңлый торган, чын мәгънәсендә терәк булырлык ныклы тылым булды. «Жиләк»не районыбызның йөзек кашы дисәк тә, ялгыш булмас. Ансамбльгә төрле милләт кешеләре йөрүгә карамастан, аларны керәшен җыруларына һәм йола-гадәтләренә мәхәббәт берләштерә. 2016 елдан халык ансамбле исемен йөртәбез. Әкренләп балаларны да җыя башладык. "Җиләк«нең 5 яшьтән 18 яшькә кадәрге кече составы булачак. Коллектив бик актив, кая гына барырга булса да, канатланып ризалашалар. Егерме ел эчендә ансамбльдәгеләргә өченче кат күлмәкләр тектерәбез. 2022 елда «Играй гармонь, любимая» телетапшыруында чыгыш ясадык. Елның-елында Әлмәттә үтә торган «Балкыш»фестивалендә һәм Мамадыш районының Җөри авылындагы республикакүләм Питрауда катнашабыз. Күп төрле бүләкләр, мактау грамоталары алабыз», — дип сөйләде Ольга Афанасьевна. 

Быел республика Питрау бәйрәмендә Зәй район мәдәният йортының «Җиләк» фольклор ансамбленә костюмнар тектерү өчен Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның 500 мең сумлык сертификаты тапшырылды. Ансамбльгә нәкъ Зәй төбәге өчен хас борынгы кием эскизлары буенча яңа күлмәкләр тегеләчәк. Бу җаваплы эшне үз һөнәренең остасы Юлия Әхмәтҗанова башкарачак.

«Жиләк»нең оста гармунчысы — Марс Гуреев. Аның җырлавын барысы да яратып тыңлый, моңлы тавышы һәркемне үзенә тартып тора. Ансамбль оешканнан бирле гел шунда.

Такмаклар остасы, шигырьләр укырга яратучы Роза Кузьмина да 2003 елдан бер дә калмыйча ансамбльгә йөри. Җырчы сандугачлары, ансамбльнең беренче көннәреннән бер дә коллективтан аерылмаган татар кызы Рәсимә Кәлимуллина, чуваш Людмила Галимова, 2017 елда ансамбльгә кушылган башкорт кардәшебез Фәндия Хәкимова да керәшен җыруларын бар нечкәлекләренә туры китереп башкаралар.

Икенче тавышка җырлаучы Роза Зотованың таланты турында аерым әйтергә кирәк. Ул акапеллага, фонограммага да җырлый. Аның әнисе Зоя Степановна да беренче көннәрдән шушы коллективта булды, тик кызганыч, кызы белән икәүләшеп башкарган җырулары хакында сагынып искә алырга гына калды. Зоя түти 2017 елда мәңгелеккә күчте. Флера Бухарева такмакларны, озын җыруларны искитәрлек нәфис, нечкә тавышы белән җырлап, тамашачының бар игътибарын үзенә җәлеп итә. Аның ире, ансамбльгә йөргән гармунчы Никоалй да, талантлы җырчылары Нина Кузьмина да бу дөньяда юк инде. 

«Жиләк»тәге һәр кеше бер-берсенә тирән хөрмәт һәм кайгырту хисе белән карый. Ольга Афанасьевна программаны, музыкаль һәм интеллектуаль үзенчәлекләрне, шулай ук, җырлаучыларның темпераментын исәпкә алып, җентекләп сайлый. Җитәкче җырны тәкъдим иткәнче, аны башкаруның катлаулылыгын үзе өйрәнә. Репертуарны яңарту һәм башкару осталыгын үстерүдә даими эш алып бара. 

«Жиләк»леләр киләчәктә дә керәшеннәрнең данын лаеклы якларлар, дип өметләнәбез һәм бары тик уңышлар гына теләп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев