Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Өзелеп көткән идең...

Арча. 29 декабрь 1967 нче ел. Шушы көннән бердәм тормышыбызның юлы - Яшел Үзән. 2017 нче елның 6 февраленә кадәр, ягъни 17893 көн дәвам итте. Илле елга якын тигез гомеребездә - без балаларыбызга үрнәк, күршеләребезгә терәк, дусларыбызга киңәшче булу теләге белән яндык, көйдек. Александр Сергеевич Филиппов - журналист, ә мин...

Арча. 29 декабрь 1967 нче ел. Шушы көннән бердәм тормышыбызның юлы - Яшел Үзән. 2017 нче елның 6 февраленә кадәр, ягъни 17893 көн дәвам итте. Илле елга якын тигез гомеребездә - без балаларыбызга үрнәк, күршеләребезгә терәк, дусларыбызга киңәшче булу теләге белән яндык, көйдек. Александр Сергеевич Филиппов - журналист, ә мин - идеолог кайда гына булсак та, кешеләр күңеленә үтемле матур сүзләр эзләдек. Кечкенә баладан алып, өлкәннәргә кадәр чын кешелекнең матур сыйфатларын үрнәк итеп, үз балаларыбызны тәрбияләргә тырыштык.

Тормышыбызның катлаулы, сикәлтәле юллары безне куркытмады. Бер-беребезне тулыландырып, тыңлап һәм юл куеп яшәргә омтылу безне бәхетле итте. Алда күрсәтелгән санаулы көннәребезнең күбесе синең аркаңны гына күрү белән узса да (син яздың да, яздың), ә мин синең сулышың аша чын хезмәт кешесенә карата булган, чын кешеләрчә җылы мөнәсәбәтеңне йөрәгеңнең тибешен, күзеңнең нурын һәм ихлас карашыңны тоеп янәшәңдә булдым. Чын күңелем һәм куйган хезмәтем белән мин сине бәхетле итәргә омтылдым. Балаларыма - әтиегез, әниемә, туганнарыма - киявегез дип, зурлап, хөрмәтләп яшәдем. Син аны сиздең, тойдың, әмма мәңгелеккә ташлап киттең. Әле сиңа яшәргә дә яшәргә иде.

Милләттәшләребезгә, халкыбызга ярдәм йөзеннән, бердәм ирекле иҗади хезмәтебез Яшел Үзән шәһәрендә милли-мәдәни үзаңны тәрбияләү, үстерү буенча балалар, өлкәннәр арасында һәм халык арасында еш булдык. Бергәләп һәр ай саен милли-мәдәни совет утырышларын, илледән артык балалар бакчаларында, унике мәктәпнең һәрберсендә аерым-аерым, татар балаларының ата-аналар җыелышларын график буенча, синең белән бергәләп уздырдык.

Район җитәкчелегенә, ата-аналар, укытучылар, тәрбиячеләргә гаиләбезгә килгән ачы кайгыбызны уртаклашуларына мең-мең рәхмәтләребез барып ирешсен дә һәрбарчабызга сәламәтлекләр юлдаш булсын.

Күпме язылган һәм басылмыйча калган егермегә якын китабың, лаеклы ялга чыкканнан соң Камчаткага кадәр барып карендәшләреңне - керәшеннәрне эзләп йөрдең. Андагы күргәннәреңне көндәлегеңдәге язмаларыңны укыганда, интегеп йөрүләреңне аңлап, кем генә еламый укыр икән? Иң саллы, алты йөздән артык биттән торган "Керәшен язучылары антологиясе" китабын тәмамлау теләге белән декабрь аенда Казанга Үзәк китапханәгә, сирәк китаплар бүлегенә йөреп, салкын тидереп кайттың һәм кырыкка якын температура белән яттың. Туган көнең - 80 яшьлек юбилееңны урын өстендә ятып каршы алдың. Ә бит син бу көннәрне, ягъни 80 яшьлегеңне һәм бергә гомер итә башлавыбызга 50 ел тулу көннәрен түземсезлек белән өзелеп көткән идең!

Клара ФИЛИППОВА,

Яшел Үзән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев