Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Җөзек салу – күңелле, матур җолаларның берсе

13 январьда 19 сәгатьтә Чистай районының Бахта авылы клубы “Җөзек салу”ны яратучыларны үзенә чакыра

Җөзек салу – Нардуган уеннарының иң көтеп алынганы, бергәләп җыелып яратып башкарыла торганы.

Элгәре Нардуган буласы йортка җыелганнар. Арадан баш бала, уртанчы бала  һәм төпчек бала чишмәгә  суга барганнар. Юлда сөйләшергә, артка әйләнеп карарга ярамаган. Суны алгач та, җиргә ятып тыңлап, елның ничек киләсен юраганнар. Шулай эшләгәндә, су сихри көчкә ия була. Су алып кайткач, ниятләп, йөзекләрне суга салып, Нардуган җыруын әйткәннәр:

Нарудганым нар булсын,

Эче тулы нур булсын.

Нардуган башы кемгә тияр,

Ул бик бәхетле булсын.

Бу җыру аша әнә шундый матур теләкләр җиткерелгән. Ә инде арада булган ялкаурак кешеләргә дә, төрттереп, җыру әйткәннәр:

 Кара тавык тондырчы,

Аягын бәреп сындырчы,

Җорт саен җөргәнче,

Лапас башын җапсаңчы..

Җөзек салган суны соңыннан кояшка каршы түккәннәр.

Чистай районының Бахта авылы клубы методисты Анна Ахманова редакциягә әнә шулар турында хәбәр итте.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев