Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Үзебезнең Президент (фоторепортаж)

Бүген, 1 март көнне, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов гомер бәйрәмен билгеләп үтә.

Булачак Президент үзенең хезмәт юлын Саба районы "Сельхозтехника" берләшмәсендә инженер-диагностик вазыйфасы белән башлап җибәрә. Хезмәтне, халкын, туган җирен чын күңелдән яратуы, көчле рухлы булып, авырлыклар алдында нык тора белүе Рөстәм Нургалиевичны дәүләт, сәясәт эшлеклесе һәм Татарстан Республикасы Президенты дәрәҗәсенә күтәрде. Татарстанның социаль-экономик яктан үсеше һәм республикада милләтара сәясәтнең дөрес алып барылуы, Россиянең күп кенә регионнарына үрнәк итеп куела. Әлеге уңышларга ирешүебез, әлбәттә, җитәкченең зирәк акыллы, күпкырлы талантлы һәм зур тәҗрибәле булуыннан.

Авылларда гомер итүче олы яшьтәге түти-дәдәйләрнең генә түгел, шәһәр агымында кайнаучы яп-яшь студетларның да яраткан һәм горурланырлык Президенты ул! Һәркөн иртән, әле күпләр җылы юрганыннан аерыла алмый яткан мәлдә, Рөстәм Нургалиевич үзенең "Инстаграм" социаль челтәрендә безне яңа туган иртә белән котлый. Россиянең төрле регионнарына гына түгел, хәтта, чит илләргә эшлекле сәфәрләр белән барып та, Ул безне бар эшләре, күргәннәре, тәэсирләре белән якты фотографияләре, видеосюжетлары аша таныштырып тора. Әнә шулай да халыкка нык якын ул безнең Рөстәм Миңнеханов.

Президентыбыз Татарстанның чәчәк атуын гына түгел, анда яшәүче халыкларның күңелләре бай, үзара дус булуларын, матур тормыш итүләрен дә беренче урынга куя. Җитәкчебез һәр милләт вәкиленә олы ихтирам һәм тирән аңлау белән карый. Республикада бар халыкның да милли бәйрәмнәренә зур игътибар бирелә. Мамадыш районы Җөри авылында узучы "Питрау" республика керәшен мәдәнияте фестивалендә дә Рөстәм Нургалиевич көтеп алынган, хөрмәтле, яраткан кунагыбыз. Ул керәшен халкын якын, үз итеп, башлаган эшләрен һәрвакыт хуплап, аларны тормышка ашырырга булышып тора.

 

Рөстәм Миңнехановның халкыбыз, республикабыз, илебез алдында башкарган эшләре турында горурланып, чиксез сөйләргә була.

Саулык-сәламәтлек, яңа биек үрләр яулау өчен бетмәс-төкәнмәс көч, күңел тынычлыгы телибез Сезгә, Рөстәм Нургалиевич!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев