Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Затлы кеше иде

"Туганайлар" газетасында эшләгән чорда күңелдә җылы истәлекләр калдырган кешеләрнең берсе - Петр Денисович Емельянов булды. Һәрчак шат күңелле, җор телле, аек акыллы кеше иде Петр Денисович.

Ул редакциягә hәр иртә бер вакытта килеп керер, бар кешенең хәлен белер: бала-чагаларың ничек, әти-әниең исән-саумы, ирең эшләп йөриме кебек сораулары белән беркат хәл-әхвәл сорашкач, "вәт молодец", дип, бер-ике мәзәк тә сөйләп, эшкә керешер иде. Көн дәвамында әле бер-ике тапкыр янга килеп, "монда без синең белән икәү генә инде" диеп, "гайбәт" сөйләп алырга да җитешер иде.
Газетаның чыга башлаган елларында ул җаваплы секретарь, ягъни газетаны башыннан азагына кадәр басмага әзерләүче булды. Бу бик җаваплы эшне ул hич авырыксынмыйча, ниндидер җиңеллек белән эшләп куя, без сизми дә калабыз. Аннан ул хатлар бүлеген җитәкләде. Укучылардан килгән хатларны редакцияләп, басмага тапшырды. Бу эшне дә ул бик теләп башкарды. Чөнки хат авторларының барысын булмаса да, күпчелеген белә, алар күтәргән проблемалар да аңа бик таныш иде. Аннан ул "Уш китмәле дөнья", "Купи дәдәй мәзәкләре" рубрикалары, с порт яңалыклары өчен җаваплы булды. Монда да укучылар кызыксынып укырлык язмалар бирергә тырышты. Замана үзгәргән саен, Петр Денисович та үзгәрә барды. Заманча яңгырашлы hөнәрне дә бик тиз үзләштереп, газетаның баш менеджеры булды. Монда инде ул үзенең бөтен туган-тумачасын, дусларын, танышлыкларын эшкә җикте. Шәhәрдә ул белмәгән, я дә булса аны белмәгән җитәкче булмагандыр. Барысын йөреп чыгар, газетага яздыру планын үтәп, барган җиреннән яңалыклар, хәбәрләр алып кайтыр иде. Гаиләдә дә Петр Денисович яхшы ир, кайгыртучан әти, яраткан бабай булды. Ирина Семеновна белән бер ул, бер кыз үстереп, аларга бик яхшы белем биреп, әти-әнисе горурланырлык кешеләр тәрбияләделәр алар. Оныкларының да hәрчак хәлен белеп, материаль яктан да, мораль яктан да ярдәм итеп яшәде ул. Аның hәр нәрсәгә: ашау-эчүгә, эшкә, күңел ачуга үз чамасы бар. Тиешле вакытта туктый, тиешле урында тиешле сүзне әйтә белә иде ул. Шуның өстенә, hәр нәрсәгә үз карашы, үз фикере, үз бәясе бар иде аның. Шушы сыйфатлары аңа аек акыл белән, озын гомер кичерергә мөмкинлек биргәндер. Шулай булмаса, 80 яшендә дә, йөгереп эшләп йөри алмас иде. Буй-сыны белән бик әллә кем булмаса да, аның белән эшләгән, аралашкан кешеләр өчен ул бик күркәм hәм сөйкемле кеше булып күнелдә калды.
Узган ел кыш аенда, Петр Денисович вафат булган дигән хәбәр килеп ирешкәч, күңел башта ышанмый торды. Әмма дә ләкин тормышның үз законнары, ана каршы барып та, аны үзгәртеп тә булмый шул. Аның шушы көннәрдә туган көне дә булыр иде. Көз аенда - муллык аенда туып, тулы тормыш белән, мәгънәле гомер кичергән hәм " Туганайлар" газетасы тарихында якты эзен калдырган шәхесләрнен берсе булды ул. Авыр туфрагың җиңел, урының очтымакта булсын, хөрмәтле Петр Денисович!
Фәнзилә СОЛТАНОВА,
корректор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев