Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

“Застава“ директоры ни ди?

Ир-ат дөньяга яклаучы, саклаучы буларак килә. Шуңа да аны көчле зат, диләр. Берара, ир-атларның бу вазифасы каядыр югалып, егетләребез әти-әни итәгендәге "сыек буын"га әйләнә башлаган иде. Улларын армия сафларына җибәрмәс өчен, ни генә кыланмады әти-әниләр. Хәер, борчылырлык җирлеге дә бар иде шул. Гаскәрләрдәге эчке тәртипсезлек аркасында гына да күпме җаннар...

Ир-ат дөньяга яклаучы, саклаучы буларак килә. Шуңа да аны көчле зат, диләр. Берара, ир-атларның бу вазифасы каядыр югалып, егетләребез әти-әни итәгендәге "сыек буын"га әйләнә башлаган иде. Улларын армия сафларына җибәрмәс өчен, ни генә кыланмады әти-әниләр. Хәер, борчылырлык җирлеге дә бар иде шул. Гаскәрләрдәге эчке тәртипсезлек аркасында гына да күпме җаннар кыелды бит ул чакта, күпме үз-үзенә кул салып үлүчеләр булды. Ходайга шөкер, ул заманнар артта калды кебек. Хәзер хезмәт иткән җирләрдә андый тәртипсезлек юк, диләр. Егетләребезнең дә армиягә китүдән качып йөрүчеләре күренми шикелле. Бу - хәзер яшь буынга хәрби-патриотик тәрбия бирүнең дөрес куелуына да бәйле. Хәрби даталарны санап китсәң дә, ел буена ничә дистәгә җыела алар. Шундый датага бәйле һәр бәйрәмдә балалар катнашында күпме чаралар үткәрелә, дөресрәге, алар шул чараларны үткәрүдә үзләре үк башлап йөриләр. Шәһәр-районнарда бу юнәлештә эшләүче хәрби-патриотик клублар күбәйде, спорт белән шөгыльләнүчеләр саны артты.

Күптән түгел Зәй шәһәрендә яшәүче запастагы сержант Антон Миронов белән күрешергә туры килде.

Ул Зәйдә "Застава" исемле хәрби-патриотик клуб ачып җибәргән. Дөресрәге, бу клуб күптән оештырылган, тик соңгы вакытларда эше тукталып торган. Кайчандыр шул клубта тәрбияләнгән Антон Миронов белән Влад Никитин берничә ел үткәч, туган шәһәрләрендә очрашалар. Клубта алган белем-күнекмәләр икесенә дә элитный гаскәрләргә эләгеп, яхшы хезмәт итәргә булышкан. Антон - спецназда, Влад десантно-штурмовой батальонда була. "Кайнар нокта"да хезмәт итүнең дә ни икәнен үз җилкәләрендә сынаганнар. Ике егет бергә күрешкәч, клубта үткәргән тренировкаларын, парашюттан сикерергә өйрәнүләрен, "палаткалы шәһәрчек"тә яшәүләрен, сугыш ветераннары, интернациональ бурычларын үтәп кайтучылар белән булган очрашуларын искә төшерәләр. "Ә мин моны булдыра алыр идемме?" дигән сорау һәм илне сакларга бару теләге аларда нәкъ менә шул чакта туган да инде. Зәйлеләрнең яңа буынында да хәрби-патриотик рух, Ватанга бирелгәнлек хисе күрергә телиләр алар. Һәм Заинск - 2 микрорайонының Яшьләр үзәгендә беренче тренировкаларны башлыйлар. Бүген инде "Застава" клубы тулы көченә эшли башлаган.

"Һәр егет армия хезмәте үтәргә тиеш. Тик армиягә үзеңне әзерләп барырга кирәк. Солдатка алынган егетләрнең кайберләре турникта күтәрелеп, җәяү йөреп, ГТО нормасын тапшырып карамаган. Шулай булгач, "кыерсыталар" дип жәлләтеп, якыннарына хатлар язарга тотыналар, ничек тә килеп алуларын сорыйлар. Андыйлар белән разведкага бару да куркыныч, теләсә кайда ташлап китәргә мөмкиннәр. Безнең "спецназчы"лар арасында андыйлар юк иде: үлсәң үләсең - иптәшеңне ташламыйсың. Бер ел "срочный"да, ике ел контракт белән хезмәт иттем. Өч ел гомерем әрәмгә узды, дип санамыйм. Киресенчә, хәрби тормыш университеты үттем, дим. Бүген безнең клубта шөгыльләнергә килгән балалар да берничә елдан нәкъ мин әйткән сүзләрне кабатлар, дип уйлыйм. "Застава" клубының эшен шуның өчен яңадан башлап җибәрдек бит", - ди яңадан тергезелүче "Застава" клубы директоры Антон Миронов. Менә шушындый егетләр өчен чып-чын бәйрәм ул 23 февраль. Алар - Ватанны саклаучылар. Олы бәйрәмегез белән сезне, Ватаныбызны саклаучылар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев