Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

“Заречье” Анкарага бара

14-19 ноябрь көннәрендә Төркиянең башкаласы Анкара шәһәрендә «Төрек учаклары» мәдәни-агарту һәм ярдәмләшү җәмгыятенең йөз еллык юбилеена багышланган фәнни һәм мәдәни-сәнгать чаралары узачак.

Юбилей кысаларында «Төрки телле халыклар музыкасы» исемле I халыкара симпозиум һәм «Төрки халыкларның халык җырлары һәм биюләре фестивале» оештырыла. Бу бәйрәм чараларында Татарстан Фәннәр академиясеннән фольклорчы Геннадий Макаров та булачак. Галим әлеге тантаналы чараларда катнашырга Казан шәһәренең Киров районы «Заречье» балалар һәм үсмерләр иҗаты үзәгеннән үзе җитәкләгән «Кирәмәт» фольклор төркемен дә алып бара. Коллектив керәшен этник җырларыннан төзелгән программа белән чыгыш ясаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: фольклор