Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Үзара салым акчасының тиенен дә әрәм итмиләр

Дәүләтнең халыкка ярдәме буларак 2013 елда кертелгән үзара салым проектының файдалы икәнен авыл кешеләре елдан-ел ныграк аңлый баралар

Аның үзенчәлеге шунда: халыктан җыелган акчаның һәр сумына дәүләт дүрт сум өстәп җирлек бюджетына кайтара. Мөслим районының Яңа Усы халкы бу махсус программаны авылдагы тормыш шартларын яхшырту өчен уңышлы файдалана.

Соңгы өч елда Яңа Усы авыл җирлеге бюджеты, халыктан җыелган үзара салым акчасына дәүләттән бирелгән субсидия дә өстәлеп, 4 миллион сумга тулыланган. Бу акчага авыл урамы юллары рәткә китерелгән, багана башларына электр утлары көйләнгән.

Шул исәптән, 2019 елда Пионерская урамы ремонтланган, чиркәүгә һәм авыл зиратына гравий юл төзелгән. Артезиан коесы өчен саклагыч санитар зона булдырылган, Усы җирлегенә кергән күрше Бикмәч авылы буасы каралган.

Узган ел Советская һәм Первомайская урамнарының юллары ремонтланып, тиешле юл билгеләре урнаштырылган. Авыл мәдәният йорты сәхнәсенә пәрдәләр тектерелгән. Бина яңа койма белән әйләндереп алынган.

Быел Усыда балалар өчен уен мәйданчыгы ясаганнар. Мәктәп ишегалдына һәм күпергә электр уты көйләгәннәр. Авылның иске чүплеген ябып, аны экологик яктан зарарсызландыру да шактый чыгымлы булган.

18 ноябрьдә Яңа Усыда, авыл җирлеге башлыгы Галина Романова хәбәр итүенчә, 2022 елга үзара салым акчасы җыю буенча җыен уздырылган. Җирлек депутатларының һәр кешедән 700 сум акча җыю тәкъдимен халык хуплаган. Үзара салым акчасы балигъ булмаганнардан алынмый, ташламага ия кешеләр аның 50 процентын гына түләячәкләр. Яңа елда үзара салым акчасына чишмәне чистартып, тирә-ягын тәртипкә китерү, янгынга каршы чаралар күрү һәм авыл тормышын тагын да яхшырту өчен башка эшләр планлаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев