Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Үзара салым акчасына

Түбән Кама районының Кече Җирекле авылында быел урам юлларын рәтләргә, су торбасы уздырырга җыеналар

Каенлы авыл җирлегенә кергән Кече Җирекле авылында быел үзара салым акчасын һәрбер кешедән 1000 сум күләмендә җыячаклар. 2021елда бу авылда халыктан барлыгы 24 мең сум җыелган булган. Үзара салымның халыктан кергән һәр 1 сумына дәүләт 4әр сум өстәп бирә. Шулай булгач, шактый акча җыела.

118 кешесе булган Кече Җирекледә узган ел үзара салым акчасына авыл урамнарына вак таш җәяргә ниятләгәннәр. Әмма кайбер сәбәпләр аркасында бу эшне шушы язга калдырганнар. Җиреклеләр шушы соңгы ике елдагы үзара салым акчасына быел урам юлларының шактый өлешен рәткә китерергә һәм су башнясыннан авылга килә торган су торбаларын алмаштырырга телиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев